Лондон декларациясе (1915)

1915 елгы Лондон декларациясеАнтанта илләренең 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы барышындагы килешүе.

Лондон декларациясе
Имзаланган 30 ноябрь 1915
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания

Франция байрагы Франция
Россия байрагы Россия империясе
Италия байрагы Италия

Япония байрагы Япония
en: Convention of London Викитекада

Тарих үзгәртү

1915 елның 17 (30) ноябрендә Лондонда Бөекбритания, Италия, Россия империясе, Франция, Япония вәкилләре тарафыннан имзаланган.

Кул куйган яклар әлеге сугыш барышында сепарат солых төземәскә, сугыштан соң килешүдә катнашучы илләр –беректәшләрнең һәрберсе белән аерым-аерым солых шартларын уйлап табарга килешәләр.

1915 елгы декларациягә кадәр, Франциянең тулысынча тар-мар ителүеннән курыккан Россия империясе ягы инициативасы белән, 1914 елның 23 августында (5 сентябрендә) Бөекбритания, Россия империясе һәм Франция Лондонда декларация имзалаган була. 1914 елгы декларациягә 1914 елның 6 (19) октябрендә Япония, 1915 елның 8 (21) ноябрендә Италия кушыла. Шулай итеп, 1915 елгы Лондон декларациясен кабул итүгә шартлар туа.

Әлеге декларация Антанта илләренең хәрби-сәяси бердәмлеген ныгыта һәм, кайбер хәрби уңышсызлыкларга карамастан, сугышны дәвам итәргә әзер булуларын күрсәтә.

1915 елгы Лондон декларациясе Россиядәге 1917 елгы Октябрь инкыйлабына һәм Солых турында декрет кабул ителгәнчегә кадәр көчендә була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият үзгәртү

  1. Международные отношения в эпоху империализма. Сер. 3. Т. 9. М.; Л., 1937.
  2. Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү