Лондондерри Энни

Энни Лондондерри(ингл. Annie Londonderry; 1870-1947) — америка сәяхәтчесе, журналист һәм авантюрист. Дөньяны велосипедта аркылыга-буй гизеп чыккан беренче хатын-кыз. Үзен «яңа хатын-кыз» образын ачучы дип санаган.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Исем Annie Londonderry
Туу датасы 1870[1][2]
Туу урыны Рига, Россия империясе
Үлем датасы 11 ноябрь 1947(1947-11-11)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Һөнәр төре вилаузышчы, журналист, маҗарачы, владелец магазина
Эшчәнлек өлкәсе спорт
Спорт төре велосипед спорты
Рәсми веб-сайт annielondonderry.com
 Лондондерри Энни Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Яшьлек еллары һәм никахы үзгәртү

Энни Латвияда туган, аның чын исеме Анна Коэн. 1875 елда ул гаиләсе белән Бостонга күчеп килә, ул, биш яшьлек бала, америка гражданлыгын ала. 1887 елда Эннинең ата-анасы вафат була. Аның өлкән апасы Сара кияүдә була һәм башка штатта яшәгәнлектән, энесе һәм 8 (9) яшьлек сеңлесе турында хәстәрлекне үз өстенә 17 яшьлек Энни һәм аның 20 яшьлек абыйсы Беннет ала.

1888 елда Энни ваклап сатучы Саймон Копчовскига кияүгә чыга һәм ике фамилия — Коэн Копчовски фамилиясына ия була. Аннары дүрт ел эчендә аның өч баласы туа. Саймон, ортодоксаль яһүд, синагогага йөреп тораны өйрәнгән арада, Энни берничә Бостон газетасында реклама сату белән шөгелләнгән.

Дөнья тирәли сәяхәте үзгәртү

Бәхәс (пари) үзгәртү

1894 елда Пол Джонс псевдонимын алган элекке гарвард студенты, велосипедта дөнья тирәли сәяхәткә чыгам, дип бәхәс корам, шуңа күнекмә ясыйм, дигән хәбәр тарата. Аның сүзе буенча, аның бәхәс ставкасы 5 000 доллар була. Әммә ике атна узганнан соң, бернинди дә бәхәс булмавы һәм моның ялган яңалык булуы билгеле була. Әммә, бу ике бай Бостон ир-ат арасында бәхәс тудыра. 10 000 долларга каршы 20 000 доллар куела һәм, бер хатын-кыз да 15 ай эчендә велосипедта дөньяны әйләнеп чыга алмый, дип бәхәсләшә алар. Мөгаен, пари тотучының берсе табиб Альберт Ридер, ә икенчесе, башка әйберләр белән бергә, велосипедлар да җитештерүче фабрика хуҗасы полковник Альберт Поуп була. Ул вакытта (1890 нчы еллар) велосипед транспорт буларак, шул исәптән, ирекле йөрү мөмкинлеген тәэмин иткәнлектән, хатын-кызлар арасында да зур популярлык белән файдаланган. Велосипедның киң таралуы моданы үзгәртә: хатын-кыз авыр материаллардан һәм озын итәкләрдән җиңел тукымаларга һәм марляларга күчә. Велосипедта йөргән хатын-кыз эмансипация[3]символы була. Моннан тыш, берничә ел элек велосипедта дөнья урап чыгучы кеше ир-ат, Томас Стивенс, була.[4].

Энни Копчовскиның бу бәхәстә катнашырга мөмкинчелекләре аз була: ул бер тапкыр да велосипедта йөрмәгән, тәбәнәк буйлы һәм ябык була, җитмәсә, иренең яһүд фамилиясен йөртә, шәһәрдә антисемит кәефләр кыза барган чор. Әммә аның гаиләсе акчасыз була. Энни багучы— Londonderry Lithia компаниясен— таба, велосипедында рекламалары урынлаштырылган һәм сәфәр дәвамында Энни «Энни Лондондерри» дип танылачагын өчен, 100 доллар түләргә килешелә. Энни 42-фунт авырлыгындагы хатын-кыз велосипеды сатып ала (шул ук вакытта ул үзе якынча 100 фунт тарткан) һәм җир шары тирәли сәяхәткә юллана.

Сәяхәт башы үзгәртү

1894 елның 27 июнендә иртәнге сәгать 11 тирәсендә 24 яшьлек Энни Массачусетс штатындагы Капитолийдә үзенең сәяхәтен башлый. Хатын озын итәктә, корсет һәм югары ягалы блузкада юлга чыга. Энни кием һәм револьвер ала. Яхшы һава шартлары аркасында Лондондерри көненә 8 илдән 10 милгә кадәр ара үтә.

24 сентябрьдә Чикагога килеп җитүенә Энни якынча 20 фунтка ябыга һәм сәфәрен дәвам итү теләге дә кими бара. Көз якынлаша, ә аңа беренче карга кадәр Сан-Франциско тауларын кичергә кирәк һәм моның булуы мөмкин түгел. Энни болай Бостонга кайтырга җыена башлаганда, Sterling Bicycle Co. велосипед компаниясе аны сәяхәте багучысы булырга теләвен тәгъдим итә. Компания Эннига рамасына «The Sterling» дип язылган ир-ат велосипедын бүләк итә. Бу модельнең бер тапшыруы була һәм тормозы булмый, аның каравы, Энниның алдагы велосипедыннан 20 фунтка җиңелерәк була. Шулай ук Лондондерри башта итәк урынына чалбар кия, һәм соңыннан бөтенләй ир-ат киеменә күчә.

АКШка әйләнеп кайтуы үзгәртү

1895 елның 9 мартында Энни, Япония ярларыннан йөзеп китеп, 23 мартта Сан-Францискога җитә. Эль-Пасола Энни һәм тагын да берничә велосипедчы һәлакәткә эләгә һәм чак үлми кала, ә Айовада Энни кул чугын сындыра һәм сәфәрнең калган өлешен гипста башкара.

1895 елның 12 сентябрендә, 15 ай үткәннән соң, Лондондерри, Айовада очраткан ике велосипедчы компаниясендә, Чикагога килә. Шулай итеп, Энни парида җиңүче булып чыга һәм җиңелүчедән 10 000 доллар ставкасын алуга ирешә. New York World журналы аңа багышланган мәкаләсен «бервакыт хатын-кыз башкарган иң искиткеч сәяхәт» атамасы белән бастыра.

Сурәт булдыру үзгәртү

Энни зирәк эшкуар һәм хикәя сөйләүче була. Аның сәяхәте, киң мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, аның велосипедында үзләренең рекламасын куярга теләүче багучылар таба алуы аркасында гына мөмкин була. Ә сәяхәт вакытында, еш кына кайбер детальләрне уйлап чыгарып өстәп, кирәкле образ тудырып, үзенең маҗаралары турында лекцияләр сөйли. Бу тарихлар, аның популярлыгын арттырып, мәгълүмат чараларының игътибарын тагын да күбрәк җәлеп итә. Мәсәлән, Франциядә Энни үзен, бай мирас алган ятим, Гарвард университеты чыгарылышы укучысы, уйлап чыгаручы, АКШ сенатор туганының кызы дип таныштыра. Ә АКШта Лондондерри немец король гаиләсе белән бергә Һиндостанда, юлбарысларга аучылык иткәнен, ә Японияда пулядан яраланган килеш төрмәгә эләккәнен сөйли. Шулай итеп, Энни үзеннән уңышлы сатылган бренд булдыра.

Фильм үзгәртү

2013 елда режиссер Джиллиан Уильямс Энни Лондондерри турында 27 минутлык «The New Woman: Annie „Londonderry“ Kopchovsky» дип аталган документаль фильм төшерә[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү