Лихославль (рус. Лихославль, кар. Lihoslavl’a, Лихославля) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Тверь өлкәсенең Лихославль районы үзәге. 2010 елга калада 12 259 кеше яши.

Лихославль
Карта
Ил Россия
Регион Тверь өлкәсе
Координатлар 57°7'0"тн, 35°28'0"кнч
Нигезләнгән 1624
Халык саны 12 259 кеше
Телефон коды +7 48261
Почта индексы 171210

География үзгәртү

МәскәүСанкт-Петербург тимер юлы сызыгында, Тверьдән 41 километр төньяк-көнбатышрак урнаша.

Тарих үзгәртү

Шәһәр XX гасыр башында Осташково (1624 елдан мәгълүм) һәм Лихославль авылларын берләштерү нәтиҗәсендә барыкка килгән. Шәһәр статусы 1925 елда бирелә.

1929 елдан Лихославль районы үзәге булып тора. 19371939 елларда Карел милли округы үзәге булган.

Халык үзгәртү

Халык санының үзгәрүе:

1926[1] 1939[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
2 962 7 666 9 470 11 709 12 832 13 449 12 515 12 259

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 85,9%, кареллар – 8,4%, украиннар – 1,1%, езидлар – 1,1%. [8]

Икътисад үзгәртү

Радиаторлар заводы, яктырту аппаратурасы заводы, керамик әйберләрне ясау, әсфәлт заводы. Азык-төлек сәнәгатенең предприятиеләре.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү