Лина Васильевна Костенко (укр. Лі́на Васи́лівна Косте́нко; 1930) — украин язучысы һәм шагыйре, алтмышынчы еллар эшлеклесе.

Лина Костенко
Туган телдә исем укр. Ліна Василівна Костенко
Туган 19 март 1930(1930-03-19)[1][2] (94 яшь)
Ржыччив, Киев бүлгесе[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер Милли педагогия университеты[d] һәм А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь, язучы, балалар язучысы, прозачы
Җефет Пахлёвский, Ежи-Ян[d] һәм Tsvirkunov Basylovitj[d]
Балалар Пахлёвская, Оксана Ежи-Яновна[d] һәм Оксана Стефановна Забужко[d]

 Лина Костенко Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1930 елның 19 мартында Ржищевта (хәзер Киев өлкәсе, Украина) укытучылар гаиләсендә туган. 1936 елда гаилә Киевка күченә, бу шәһәрдә Лина 123 нче санлы урта мәктәпне тәмамлый, М.П.Драгоманов исемендәге Милли педагогика университетында укый, А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтын 1956 елда тәмамлый. Киев — Могилянск Академиясенең Мактаулы профессоры, Львов һәм Черновцы университетларының Мактаулы профессоры. Украина Герое исеменә лаек булган.

Лина Костенко яшь украин шагыйрьләр плеядасында 1950-1960 елларда килеп чыккан иң тәүгеләрдән һәм күренеклеләреннән була.

Аның «Җир нурлары» (Проміння землі») (1957) һәм «Паруслар» («Вітрила») (1958) шигырь җыентыклары укучының кызыксынуын уятты, ә 1961 елда дөнья күргән «Йөрәк сәяхәте» («Мандрівки серця») исемле китабы уңышны ныгытты гына түгел, шагыйрәнең чын иҗади өлгергәнлеген күрсәтте, аның исемен украин шигъриятенең иң атаклы осталар арасына куйды.

Иҗади фикерләүнең чикләнүе, застой вакытындагы төрле җәберләр аркасында Л. Костенконың шигырьләре шактый вакыт басылмый. Әмма нәкъ шушы елларда шагыйрә, бернәрсәгә карамастан, лирик жанрлардан башка, «Маруся Чурай» романы өстендә армый - талмый эшли.

Л. Костенконың «Мәңгелек елганың ярлары кирәк» (««Над берегами вічної ріки»»)(1977), «Маруся Чурай» (1979), «Тиңсез» («Неповторність» ) (1980) китаплары гадәттән тыш бүгенге украин шигърияте күренеше булып тора.

Шагыйрә шулай ук «Батмый торган скульптуралар» ("Сад нетанучих скульптур») (1987) җыентыгы һәм балалар өчен шигырьләр җыентыгы «Бузинов цар»(1987) авторы. А. Добровольский белән бергә «Сәгатьләрегезне тикшерегез» («Перевірте свої годинники») (1963) киносценарий язган.

2010 елда аның беренче зур проза әсәре — «Украин хыялые язмалары» («Записки українського самашедшого») романы чыга, аның темасын нәшриятчы Иван Малкович дөньяның акылдан язуына украин карашы дип билгели[3]

Бүләкләре һәм премияләре үзгәртү

  • Киево — Могилянск Академиясе Милли университетының Мактаулы профессоры
  • Черновцы Милли университетының Мактаулы профессоры (2002)
  • Львов Милли университетының Мактаулы профессоры
  • Тарас Шевченко исемендәге Украина милли премиясе (1987) — «Маруся Чурай» романы һәм «Неповторність» җыентыгы өчен
  • Петрарка премиясе (Италия, 1994)
  • Олена Телига исемендәге халыкара премия (2000)
  • Украина Президенты отличие билгесе (1992)
  • Кенәз Ярослав Мудрый ордены, V дәрәҗә (2000)
  • Күмәк кеше каршында Украина Герое исеменнән баш тарта: «Сәяси бижутерия такмыйм»[4].

Лина Костенконың әсәрләре инглиз, белорус, эстон, итальян, немец, рус («Книга избранных стихов» («Сайланма шигырьләр китабы»), словак һәм француз телләренә тәрҗемә ителгән.

Кеше арасында бик сирәк була, читләшеп яшәү рәвешен алып бара. Бүгенге көндә Лина Костенко Киевта яши.

Украин хыялые язмалары үзгәртү

«Украин хыялые язмалары» («божевiльного»; укр. "Записки українського самашедшого") — Лина Костенконың беренче проза романы. Бу китап укучылар арасында бик зур ажиотаж тудыра. 2010 елның 17 декабрендә Украинада беренче 10 меңлек тираж белән китап сатуга чыгарыла. 2011 елда китап рәсми рәвештә 80 меңлек тираж белән чыгарыла.[

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү