Лиза Әгадуллина
Туган 1 гыйнвар 1942(1942-01-01) (82 яшь)
Түбән Кыйгы, Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
БАССР, РСФСР, СССР
РСФСР, СССР яки СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре педагог, укытучы

 Лиза Әгадуллина Викиҗыентыкта

Әгадуллина Лиза Кыям кызы (1 гыйнвар 1942) — башкорт совет һәм Рәсәй педагогы; Рәсәй Федерациясенең атказанган һәм халык укытучысы[1][2], Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының Халык укытучысы» (2008).

Биографиясе үзгәртү

Лиза Кыям кызы Әгадуллина 1942 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында туган. 1959-1961 елларда шул ук районның Арыслан һәм Абзай урта мәктәпләрендә өлкән пионервожатый булып эшли[3]. 1966 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый. Белгечлеге -«химия һәм биология укытучысы». Малаязда (Салават районы, 1966-1968), Түбән Кыйгыда (1968-1970; бер үк вакытта — сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы) укыта. 1970-1971 елларда Кыйгы районы мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире була[3]. 1971 елдан Уфада яши һәм эшли: 27-нче мәктәптә укыта, 1996 елдан — Октябрь районының аерым фәннәрне тирәнәйтеп өйрәтүче 42-нче мәктәпнең химия укытучысы. Бер вакытта 1996 елдан алып Республика башкорт-төрек лицеенда (2003 елдан — Республика Башкорт лицей-интернаты) химия буенча олимпиада дәресләре алып бара[4].

Гаиләсе үзгәртү

Тормыш иптәше — Фәнил Габдулла улы Әгадуллин. Кызы (табиб), улы (Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта).

Бүләкләре һәм казанышлары үзгәртү

  • «Фидакяр эшчәнлеге өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале (1970)
  • БДБ илләре Химик белем бирү буенча ассоциациясенең «Мәктәпләрнең химия олимпиадаларын үстерүгә керткән өлеше һәм югары педагогик осталыгы өчен» дипломы (1998)
  • «Башкортстанның башкаласы ел укытучысы» (2002)
  • «Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы» (2004)
  • «Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре» (2004)
  • «Башкортстан Республикасының халык укытучысы» (2008)
  • «Рәсәй Федерациясенең халык укытучысы» (2016).

Аның турында үзгәртү

  • Нәбиева Г. Уфа педагогы Рәсәй Президентына Мәскәүдә Укытучыга һәйкәл куярга тәкъдим итә[5].

Сылтамалар үзгәртү

Агадуллина Лиза Киямовна. Зал национальной трудовой славы. 2016-11-08 тикшерелгән. үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  • Шерстобитова А. {{{башлык}}} // Республика Башкортостан : газета. — № 111.