Стреляева Лидия Николаевна (7 апрель 1902 ел — 29 июнь 1987 ел) — совет селекционеры. Башкорт АССР‑ының атказанган агрономы (1982). ССРБ‑ның Дәүләт премиясе лауреаты (1951).

Лидия Стреляева
Туган 7 апрель 1902(1902-04-07)
Кизияр[d], Мелитополь, Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 29 июнь 1987(1987-06-29) (85 яшь)
Кушнарин, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер Таврия милли университеты[d]
Һөнәре ботаник
Эш бирүче Башкирский научно-исследовательский институт сельского хозяйства[d]

Биографиясе үзгәртү

Лидия Николаевна Стреляева 1902 елның 7 апрелендә Кизияр (хәзер Мелитополь, Запорожье өлкәсе, Украина) авылында тимер юлчы гаиләсендә туган.

Мелитопольдә шәһәр гимназиясендә белем ала. 16 яшендә үз теләге белән Кызыл Армия сафына баса (РККА — Рабоче-крестьянская Красная армия). М. В. Фрунзе исемендәге Кырым дәүләт университетының (КрГУ имени М. В. Фрунзе) медицина факультетында укый. Аннан агрономия факультетына күчә.

Эш урыны: 19261930 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе янындагы җимеш-тәҗрибә станциясендә эшли. 1930—1935 елларда — Бөтенсоюз үсемлекчелек институтында яшелчә культуралары буенча дәүләт сорт участогы (госсортучасток) мөдире була.

1935—1944 елларда — Кушнаренко винограды буенча гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара. Коминтернның халыкара ленин мәктәбенең хәрби метеорологы һәм кассиры вазифаларын да башкара.

1945—1956 елларда — Башкортстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясенең виноградчылык бүлеге мөдире була. 1956 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының бакчачылык бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе: виноградның (йөзем) кырыс климат шартларына яраклаштырылган тиз өлгерә торган сортларын булдыру.

БАССРның Югары Советы депутаты, ССРБ-ның 4-нче чакырылыш (1954—1958) Югары Советының Милләтләр Советы депутаты була.

Ире — Василий Павлович Стреляев — шулай ук галим селекционер. 30 елдан артык бакчачылык буенча Башкортстан тәҗрибә станциясе җитәкчесе була.

Лидия Николаевна Стреляева 1987 елның 29 июнендә Кушнаренко авылында вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале.
  • Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — ССРБ-ның Аурупа өлешендәге урта һәм көнчыгыш зонасы өчен виноградның кышкы сортларын чыгару һәм агротехникасын нигезләве буенча хезмәтләре өчен.
  • БАССРның атказанган агрономы (1982)
  • БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы
  • Кушнаренко авылының Мактаулы гражданы

Хәтер үзгәртү

  • Кушнаренко авылының бер урамы һәм тыкрыгына Лидия Николаевна Стреляева исеме бирелгән.
  • Башкортстан Республикасы Кушнаренко селекция үзәге бинасының лаборатор корпусына Лидия Николаевна Стреляевага мемориаль такта куелган.
  • Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтында «Стреляева истәлегенә» дигән виноград сорты чыгарылган..

Хезмәтләре үзгәртү

Стреляева Л. Н. — кырыс климат шартлары өчен йөзем сортлары һәм аларның агротехникасы буенча 15 хезмәт авторы. Виноградның ун сортын һәм элиталы гибридларын чыгара: «Башкорт зөбәрҗәте» («Башкирский изумруд»), «Александр» (Прибалтиканы азат иткәндә һәлак булган улы истәлегенә), «Юбилей», «Башкирский черный», «Башкирский ранний», «Балекей» һәм башкалар[1] .

  • Л. Н. Стреляева «Культура винограда в Башкирии». М., 1966.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Описание сортов винограда 2016 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү