Либериядә ислам

Либериядә дин

Либериядә ислам (ингл. Islam in Liberia, гарәп. الإسلام في ليبيريا‎ ) ― тарафдарлары саны буенча христиан диненнән соң икенче урында торучы дин. Төрле бәяләүләр буенча, мөселманнар ил халкының (5,2 млн кеше, 2021 елга) 15 % тан алып[1] 30 % ына[2] кадәр өлешен тәшкил итә. Либерия мөселманнарының күпчелеге – Мәлики мәзһәбе сөнниләре, якынча 10 % ы – Әхмәдия мөселманнары, 9 % ы – шигыйлар. Суфичылык йогынтысы сизелә. Ислам динен күбрәк ваи, мандинго кебек этник төркемнәр, азрак гбенди, кпелле төркемнәре вәкилләре тота.

Воинжама(ингл.) шәһәре мәчете манарасы (артта)

Либерия Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт, гомумән алганда, бу хокукны хөрмәт итә [3]. Чиркәүнең дәүләттән аерымлыгы Конституциядә каралса да, Либерия чынбарлыкта христиан дәүләте дип санала [2].

Либерия территориясенә Ислам XVI гасырда, Малидагы Сонгай империясе(ингл.) таркалганнан соң үтеп керә башлый. Либериядә Икенче ватандашлар сугышы(ингл.) (1999—2003) илдә мәчетләр һәм мәдрәсәләр җимерелүгә китерә. Шәһәрләрдә һәм авыл җирендә хөкүмәт һәм баш күтәрүчеләр көчләре президент Тейлор(ингл.) тарафдарларының шактый архитектура кыйммәтенә ия булган күп кенә мәчетләрен җимерә. Тейлор хөкүмәте 2001 елда Мәккәгә 220 мөселманны хаҗ кылу өчен җибәргән булган. Либериянең мөселман советына (Muslim Council of Liberia) ил башкаласы Монровиядә күренекле бина биргән һәм ислам белән бәйле милли тапшырулар өчен атна саен ике сәгать вакыт бүлеп биргән.

Хәзерге заман

үзгәртү

Либерия мөселманнары, бигрәк тә яр буенда урнашкан шәһәрләрдә яшәүчеләр, кагыйдә буларак, дөньяви кешеләр булса да, ислам динен көндәлек тормышта тоталар. Авыл җирләрендә яшәүче мөселманнар дин йолаларын һәм таләпләрен үтәүдә катгыйрак. Либериядә Ислам диненең төп бәйрәмнәре булган Ураза бәйрәме, Рамазан, Корбан бәйрәме ел саен билгеләп үтелә. Соңгы елларда мөселманнар Мәккәгә хаҗ кылырга бара башлаган.

Ил башкаласы Монровия(ингл.) шәһәрендә, авыл районнарында һәм башка шәһәрләрдә уртак инглиз-гарәп телен һәм Коръәнне өйрәнү мәктәпләре һәм башка дини уку йортлары яңадан ачылган [4] [5].

Кувәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек мөселман илләре Либерия белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыргач, ислам оешмалары Мәккәгә хаҗ кылырга теләүче Либерия мөселманнарына ярдәм итә.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. International Religious Freedom Report 2010: Liberia. United States Department of State (November 17, 2010).
  2. 2,0 2,1 International Religious Freedom Report 2010: Liberia. United States Department of State (November 17, 2010).
  3. Freedom in the World 2011 – Liberia. Freedom House. UNHCR (July 7, 2011).
  4. Olukoju, Ayodeji. Culture and Customs of Liberia. p. 28. 
  5. Wikiwix's cache. archive.wikiwix.com. 2019-12-26 тикшерелгән.