Леонтий Бубиков, Леонтий Константин улы Бубиков (1919 елның 15 июле, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Керәш-Шуран1942 елның 22 мае, Польша, Люблин воеводалыгы, Понятова) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсир төшкән һәм һәлак булган яугир. Брест кирмәнен саклаучы каһарманнарның берсе.

Леонтий Бубиков
Файл:.jpg
Туу датасы 15 июль 1919(1919-07-15)
Туу урыны Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Керәш-Шуран
Үлем датасы 22 май 1942(1942-05-22) (22 яшь)
Үлем урыны Польша, Люблин воеводалыгы, Понятова
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә рядовой
Җитәкчелек иткән отделение

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Брест кальгасы

1919 елның 15 июлендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Керәш-Шуран авылында туган. Татар. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Мөслим авылында ала. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел Иске Вәрәш авылы мәктәбендә укыта. 1939 елның башында, комсомол юлламасы белән, наданлыкны бетерү эшендә катнашу өчен Үзбәкстанга җибәрелә. Шунда Кызыл гаскәргә алына. Кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлый. Бүлекчә командиры буларак, ак финнәргә каршы сугыша, Маннерһейм саклану ныгытмасын өзүдә катнаша. Совет-фин сугышыннан соң, Беларуста 42нче укчы дивизиянең 44нче укчы полкында хәрби хезмәтен дәвам итә. Полк командиры майор Петр Михаил улы Гаврилов (1900-1979) була. Полк дивизия составында Брест крепостенә күчерелә. 1941 елның 22 июнендә кирмән (берничә форт) камалышта кала. Брест кальгасын саклау (ru) башлана. 9 000 сугышчы һәм офицерларның 300 гаилә әгъзасы кирмәндә чолганышта кала. Совет солдатларының берничә мәртәбә боҗраны өзәргә омтылуы уңышсыз тәмамлана. Дошман кирмәнне җимерү өчен 2 250 кглы өч фугас бомбасы ташлый.

Л. Бубиков 1941 елның 28 июнендә фашистларга әсир төшә[1]. Польша генерал-губернаторлыгы Деблин янәшәсендәге 307нче шталагта[2] тоткынлык кичерә. 1942 елның 22 маенда әсирлектә һәлак була.

Гаиләсе үзгәртү

1939 елда Үзбәкстанга киткәнче өйләнгән була. Урнашкач, гаиләсен үз янына чакыра. Ләкин авырлы хатыны ире янына бара алмый. Авылда туган улына Альберт исеме кушалар. Альберт Леонтий улы инженерлыкка укый, Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсенең әйдәүче белгече була, терлек азыгы җитештерүче заводның беренче директоры булып эшли.

Әдәбият үзгәртү

  1. П.М. Гаврилов. Крепость көрәшә. К.: ТКН, 1986.
  2. Әхсән Шәрипов. Утлы еллар аша. Чаллы: «Диамант» нәшрияты, 2014.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү