Абашидзе Лейла Михайловна ( 1 август 1929 ел8 апрель 2018 ел) — совет һәм грузин киноактеры һәм җырчысы. Грузин ССРның халык артисты (1965)[3]. Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры.

Лейла Абашидзе
Туган телдә исем гөрҗ. ლეილა მიხეილის ასული აბაშიძე
Туган 1 август 1929(1929-08-01)[1]
Тифлис
Үлгән 8 апрель 2018(2018-04-08)[2] (88 яшь)
Тбилиси, Гөрҗистан
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны кладбище Сабуртало[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Гөрҗистан
Әлма-матер Тбилисский театральный институт им. Ш. Руставели[d]
Һөнәре кинорежиссёр, актёр, сценаричы
Бүләк һәм премияләре Чечен-Ингуш АССРның халык артисты, Грузин ССРның халык артисты, «Актерлык эше өчен премияләр» номинациясендә Бөтенсоюз кинофестивале лауреаты,«Режиссура өчен премияләр» номинациясендә Бөтенсоюз кинофестивале лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрак ордены.

Биографиясе үзгәртү

Лейла Михайловна Абашидзе 1929 елның 1 августында Тифлиста туа. Режиссер Константин Пипинашвили кинематографта Лейла Михайловнаның атасы кебек була. 1941 елда «Грузия-фильм» киностудиясендә «Каджана» фильмында Като ролен башкаручыга сайлау үтә. Лейланы анда атасының сеңлесе алып килә (Лейланың ата-анасы репрессияләнгән була). Күренергә килгән балалар арасында Лейла уңып беткән иске күлмәге, өйдә генә кыркылган чәче белән аерылып тора. Сайлап алуда үз гаебе белән ир кардәшенең телсез калуына тетрәнгән Катоның үксеп елавы һәм Алладан аңа тавышын кайтаруын ялварып сорау күренеше уйнала. Лейла бу эпизодны искиткеч табигый, бик тормышчан итеп уйный, кардәшенә булган ихлас сөюен күрсәтә, хәтта павильондагылар беразга өнсез кала. Шулай итеп, кызны төп рольгә алалар.

1951 елда Шота Руставели исемендәге Тбилиси театр институтының актерлык факультетын (Додо Алексидзе курсы) тәмамлый[4].

Комедияләрдә дә, драматик фильмнарда да төшә.

1981 елда режиссер сыйфатында үз сценарие буенча (Леван Челидзе белән берлектә) «Тифлис—Париж и обратно» комедиясен куя һәм төп Тен Шервашидзе ролен үзе башкара.

Киноактер үзгәртү

  • 1941 — Каджана — Като
  • 1945 — Золотая тропа — эпизодик Юта роле
  • 1947 — Колыбель поэта — ятим кыз Назиброла
  • 1951 — Весна в Сакене — Нина
  • 1953 — Кето и Котэ
  • 1954 — Стрекоза — Маринэ
  • 1955 — Они спустились с гор — Лела
  • 1956 — Наш двор — Манана
  • 1957 — Заноза — Лиа
  • 1958 — Майя из Цхнети — Майя
  • 1959 — Где твое счастье — Мзия
  • 1961 — На пороге жизни
  • 1962 — Я буду танцевать — Догмара
  • 1965 — Закон гор — Дзидзия
  • 1965 — Авария
  • 1966 — Встреча в горах — актриса Лали / Мзевинар
  • 1966 — Встреча с прошлым — Нино
  • 1969 — Десница великого мастера
  • 1970 — Ожидание
  • 1976 — Настоящий тбилисец и другие
  • 1978 — Синема
  • 1981 — Тифлис—Париж и обратно
  • 1982 — Не все кометы гаснут
  • 1984 — легенда о Сурамской крепости
  • 1985 — Путешествие молодого композитора
  • 1986 — Круговорот

Режиссер үзгәртү

  • 1981 — Тифлис—Париж и обратно

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • 1964 — Чечен-Ингуш АССРның халык артисты[5]
  • 1965 — Грузин ССРның халык артисты
  • 1968 — «Актерлык эше өчен премияләр» номинациясендә Бөтенсоюз кинофестивале лауреаты
  • 1972 — «Режиссура өчен премияләр» номинациясендә Бөтенсоюз кинофестивале лауреаты
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. https://pantheon.world/profile/person/Leila_Abashidze
  3. Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 1. А — Ангоб. 1969. 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл.
  4. День Лейлы Абашидзе(үле сылтама)
  5. Абашидзе Лейла Михайловна на сайте «Актёры советского и российского кино»
  6. Лейла Абашидзе в БСЭ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-04-19