Кыйтгаара баллистик ракета

Р-7 нигезендәге йөртүче ракеталар, ССРБ
Шахтадан җибәрелүче баллистик ракета РС-20 (Р-36М) (ССРБ), НАТО буенча Иблис (Сатана)
Тәгәрмәчле җайланмадан җибәрелүче баллистик ракета РТ-2ПМ Тирәк (Тополь), НАТО буенча Урак (Sickle)
Су асты көймәләреннән җибәрелүче баллистик ракета Трайдент (АКШ) (TridentӨч тешле)

Кыйтгаара баллистик ракета - "җир-җир" төрендәге идарә ителешле баллистик ракета, очыш ераклыгы кимендә 5500 км тәшкил итә.

Гадәттә әлеге төр ракеталар атом-төш тидерү өлешләре белән ясала, ерактагы кыйтгаларда, зур аралыкта урнашкан мөһим стратегик объектларны бетерү өчен кулланыла.

1957 елда ССРБ беренче кыйтгаара баллистик ракета Р-7 сынап караган, 1960 елда ул гаскәрдә кабул ителгән.

1958 елда АКШ үзенең кыйтгаара баллистик ракетасы SM-65 Atlas уңыш сынап караган.

Хәзерге вакытта кыйтгаара баллистик ракеталар Рәсәйдә, АКШта, Бөекбританиядә, Франциядә һәм Кытайда бар. Исраил бу коралның булу-булмавын расламый да инкяр итми.

Һиндстан, Пакстан, Төньяк Корея үз кыйтгаара баллистик ракеталарын эшкәртә.

Иранда ракета-йөртүче Сафир-2 бар, ул суборбиталь орбитада җибәргәндә 4000-5000 км ераклыгына җитә ала.

Наци Алманиядә Вернер фон Браун җитәкчелегендә 1942 елдан әлеге корал эшкәртелә булган.

ТасвирҮзгәртү

Кыйтгаара баллистик ракеталар сыек һәм каты ягулыкта бар. Икенче төр ракеталар гадирәк һәм иминлерәк, җибәрүгә һаман әзер.

1970 елдан ССРБда бүленүче тидерү өлешләре[1] белән ракеталар ясала башлаган. 1988 елда ССРБда 211-тонналы иң авыр Р-36М2 ракетасы ясалган, анда 10 тидерү блогы, һәрбересе 750 кг атом-төш коргысын илтә, очыш ераклыгы 16 000 км тәшкил итә.

ТөрләрҮзгәртү

Баллистик ракеталар түбәндәге җайланмалардан җибәрелә:

  • җир өстендәге стационар җибәрү җайланмасыннан: Р-7, Атлас
  • шахта җибәрү җайланмасыннан: РС-18, PC-20, «Минитмен»;
  • тәгәрмәчле мобиль җибәрү җайланмасыннан: "Тирәк" (Тополь), Миҗитмен
  • тимер юл җибәрү җайланмасыннан: РТ-23УТТХ;
  • су асты көймәләреннән: «Булава», «Трайдент».
  • диңгезләр һәм океаннар төпләреннән: Скиф

Шулай ук баллистик ракеталар йөртүче ракета буларак кулланыла, алар галәми аппаратларны Җир янындагы түбән орбиталарга китерә, мәсәлән Атлас, Титан.

СылтамаларҮзгәртү

  • «Ракеты и люди» — Б. Е. Черток, М: «Машиностроение», 1999г, — ISBN 5-217-02942-0;
  • «Байконур. Королёв. Янгель.» — М. И. Кузнецкий, Воронеж: ИПФ «Воронеж», 1997г, ISBN 5-89981-117-X;
  • «Испытание ракетно-космической техники — дело моей жизни» События и факты — А. И. Осташев, Королёв, 2001 г.[1];
  • «Оглянись назад и посмотри вперёд. Записки военного инженера» — Ряжских А. А., 2004 г. Кн. первая, издательство «Герои Отечества» ISBN 5-91017-018-X.
  1. разделяющиеся боеголовки