Раке́та (ит. rocchetta — бәләкәй орчык алман. Rakete яки нидерл. raket) — тирә-як мөхит матдәләрен файдаланмыйча, аралыкта, үз массасын сарыф итеп, реактив тарту көче исәбенә хәрәкәт итүче очу аппараты. Ракетага очу өчен әйләнә-тирәдә һава яки газ мохите кирәк түгел, шуңа күрә очу атмосферада гына түгел, вакуумда да очарга мөмкин.

Ракета моделен очыру

Хәрби технологияда ракета дип, кагыйдә буларак, ерактагы тәмекне тар-мар итү өчен реактив хәрәкәт итүче пилотсыз очучы аппаратларны атыйлар. Кораллы көчләрдә ракета коралын кулланучы ракета гаскәрләре барлыкка килде.

Күпчелек тарихчылар ракетаны уйлап табуда Хан Кытай династиясе (б.э.к. 206 ел – б.э.к. 220 ел) вакыты белән бәйли. Дары уйлап табылгач, аны фейерверк һәм күңел ачуда куллана башлыйлар. Дары шартлаган вакыттагы көч төрле әйберләрне күчерергә сәләтле була. Соңрак бу принцип нигезендә туп һәм мушкетларны ясыйлар. Снәрәтләрне, дары корылмасы (заряды) исәбенә, еракка очырырга мөмкин булган. Әмма бу снарядлар ракета түгел, чөнки аларның үз ягулык запасы булмый. Алар соңыннан ракета уйлап табуга этәргеч бирә. Тарихи язмалардагы «утлы уклар» чын ракета була. Укка кәгазьдән эшләнгән торба беркетәләр. Эченә дары тутыралар, арткы өлешен генә яндыру өчөн ачык калдыралар. Корылманы (зарядны) яндырып, укны атып җибәрәләр. Мондый уклар диңгез көймәләре һәм кавалерияга каршы сугышта кулланылган.

Константин Циолковский ракета хәрәкәте теориясе өстендә эшли. Ул ракета өчен кислород һәм су тудыргыч ягулыгын куллану иң отышлы ысул дип исәпли. 1903 елда планетаара очышны проекты төзи.