Кыйгы районы татар авыллары
Кыйгы районы (баш. Ҡыйғы районы, рус. Кигинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан.
Районда барлыгы 39 авыл бар, шуларның 18-е татар авылы.[1][2] Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3] Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган.[4]
XVII гасырда ук биредә татарлар яшәгән торак пунктлар булган. Төбәкнең күпчелек авыллары пермь татарларын күчерү, шулай ук бирегә мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.[5] Электән үк бу авыллар татар авыллары булып саналган.[6]
Еланлы, Вәкияр, Дүшәнбикә авылларын һәм соңгысынна бүленеп чыккан Тукай авылын мишәрләр нигезләгән. Колмәт, Тугызлы, Арыслан, Юкәлекүл, Югары Кыйгы, Түбән Кыйгы, алардан бүленеп чыккан Октябрь, Игенчеләр, Первомайский, Солтан, Париж, Урак, Кандаковка авылларында күберәк казан, шул исәптән пермь татарлары яши.
Юкка чыккан татар авыллары: Бузат, Татар Әйсәсе, Бүләк.[7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Кигинский район.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Хайрутдинова Т.Х. Златоустовский говор татарского языка. Казань, 1985. 158 с.
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Списки населенных мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. - СПб. : изд. Центр. стат. ком. Мин. внутр. дел, 1861-1885. Вып. 45 : Уфимская губерния : ... по сведениям 1870 года / сост. и изд. Центр. стат. ком. М-ва внутр. дел ; обраб. В. Зверинским. - 1877. - CXXXIX, 195 с. ; 1 л. карт.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.