Кызылъяр (Мөслим районы)

Кызылъяр Татарстан Республикасының Мөслим районындагы торак пункт. Симәк авыл җирлегенә карый. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча).

Кызылъяр
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Мөслим районы
Координатлар 55°22'51.2"тн, 53°20'15.2"кнч
Җирлек башлыгы Садертдинов Рифас Әбүзәр улы
Нигезләнгән 1922
Беренче телгә алу 1922
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел татар теле
Халык саны 124 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423989
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Красный Яр (Семякский)

Халык саны — 124 (2003). Почта индексы — 423989.

География үзгәртү

Район үзәгеннән 17, җирле үзидарә урнашкан Симәк авылыннан 7 км ераклыкта, Корылшат инеше буенда урнашкан.

Этимология үзгәртү

Авыл янында кызыл ярлы зур чокыр булган, шуңа карап авылны «Кызылъяр» дип исемләргә булганнар. Хуҗалыкларга җир бүлеп бирүче кеше рус милләтеннән булган, рәсми кәгазьләргә авыл исемен «Краснояр» дип кертеп җибәргән.

Тарих үзгәртү

Авылның төзелә башлау еллары — 1922-1924 еллар. Авылны Сасыборын (хәзерге Елгабаш) авылыннан күчеп килгән кешеләр нигезли. Беренче күченеп килгән кешеләрнең исемнәре сакланып калган: Камал, Шәйхетдин, Газетдин Фәрдиев, Габдулла.

Күмәк хуҗалык үзгәртү

1930 елда күмәк хуҗалык төзү эшендә Мөхәммәтгали Арсланов, Вәҗетдин Минһаҗев, Шәрхемулла Әхмәтшин, Шәйхетдин Садретдинов, Гәрәйхан Мирзаханов башлап йөри. 1932 елда «Ялкын» күмәк хуҗалыгы оешып бетә. Беренче рәисе — Шәйхетдин Садретдинов, бригадир — Вәҗетдин Минһаҗев.

4 гаиләне (Гыйзетдин Сабиров, Камал карт, Фазулла, Рәхмәтулла Габдрахманов гаиләләре) кулак дип авылдан сөрәләр. Кулак Рәхмәтулланың олы улы Мөхәммәтхарис авыл шурасы рәисе була, күмәк хуҗалыкка әгъза булып керми, аны, хөкем итеп, Минзәлә төрмәсенә озаталар. 1943 елдан күмәк хуҗалык рәисе — Шәех Фәттахов. Аннары Гыйният Хәмидуллин, Нурулла Шәрифуллин рәис булып эшли. 1951 елда «Ялкын» күмәк хуҗалыгын Елгабаштагы күмәк хуҗалык белән берләштерәләр, уртак күмәк хуҗалыкка «Мәгариф» исеме бирәләр. Күмәк хуҗалыклар таралганчы, «Мәгариф» күмәк хуҗалыгының бер бригадасы булып тора.

19761983 елларда күмәк хуҗалык рәисе — Галимҗан Кәримов. Үгезләр өчен кирпечтән торак, сарык фермасы төзелә. Артезиан коесы казып, авылга су китертелә, урамнарга су колонкалары куела.

Мәгариф үзгәртү

1930-еллардан балаларны укыту башлана. Мәктәп 1932 елда ачыла. Башлангыч мәктәпнең беренче мөдире — Бари Насыйров. Кечкенә авыл мәктәбендә укып, соңыннан югары уку йортларын тәмамлаучылар: Марсель, Расих, Флүр Габидуллиннар, Мәгъфүрә Саматова, Азат Саматов, Миңнулла Абдуллин.

2019 елның сентябрь аена: авылда мәктәп юк, якындагы башлангыч мәктәп — Симәктә (Мөслим урта мәктәбенең филиалы)[1].

Дин үзгәртү

Авылда мәчет булмый. Муллалык эшен Габдулла Габсаттаров башкара, ул 93 яшендә вафат була.

Социаль инфраструктура үзгәртү

2003 елда 35 хуҗалыкта 124 кеше яшәгән, башлангыч мәктәп, клуб, медпункт эшләгән. Авылда бер урам (Декабристлар урамы). 2016 елда Симәк авыл җирлеге территориясендә бюджет оешмалары (башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, мәдәният йорты-китапханә, почта), шәхси кибет Симәк авылында гына калган[2].

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[4]

Әдәбият үзгәртү

  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003, 190нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү