Куянчылык — йорт куяны үрчетү белән шөгельләнүче терлекчелек тармагы. Куянчылыкның төп продукциясе булып ит, тире,мамык тора. Куян ите туклыклы диетик продукт булып тора. Куян тиресе күн эшкәртү өлкәсендә кулланыла. Куян мамыгын исә трикотаж кием теекәндә кулланалар.

Нанкинда куян сату

Россиядә куянчылык үзгәртү

Россия империясендә ел саен 200 мең куян тиресе әзерләнгән.

ССРБда куянчылык белән 1925 елда шөгелләнә башлыйлар. Бу елны Украинага, Белароссияга Иосиф Сталин кушуы белән Аурупадан 15 мең нәселле куян апкайталар.

1935 елда ССРБда 38 млн куян тиресе җитештерелгән. Ә 1961 елда 56,7 млн данә тире һәм 42 мең тонна ит җитештерелә. 1970нче елларга кадәр куянчылык продукциясеннең 90 %ы йорт яны хуҗалыкларында ясалган.

ССРБ да 400 нәсел фермаларының 40ында иң яхшы токымлы куяннар үрчетелгән, шул исәптән: совет шиншилласы, ак алып, соры алып, көмеш токымлы, вена зәңгәр токымлы, кара-көрән, ак мамык токымлы, ак яңа зеландияле, калифорния токымлы.

Аеруча зур продуктивлык белән Татар АССРның «Бөреле» бердәм хуҗалыгы аерылып торган. XX гасырның 80нче елларына күрә, «Бөреле» совхозы дөньяда иң эре куянчылык хуҗалыгы булып торган.

Чит илләрдә куянчылык үзгәртү

 
Ангора токымлы йорт куяны

Куянчылык аеруча Франциядә, Италиядә, АКШда,Бөекбританиядә, Венгриядә, Польшада, Болгарияда киң таралган.

Дөньядагы иң күп куян ите җитештерүче ил булып Италия санала (1990 ела 300 мең тонна), аннары Франция килә (150 мең тонна). Бу илләрдә куяннарны механизмлаштырылган куян ояларында үрчетәләр.

Аурупада иң киң таралыш тапкан куян токымы булып ангора токымлы йорт куяны тора.

Бөтендөнья фәнни куянчылык Ассоцияциясе үзгәртү

Бөтендөнья фәнни куянчылык Ассоцияциясе 1964 елдан бирле эшләп килә, аның штаб-фатиры Парижда урнашкан. Бөтендөнья фәнни куянчылык Ассоцияциясенең Россия бүлеге исә 2004 елан эшли. Аның җитәкчесе булып Артем Крамин тора.

Сылтамалар үзгәртү