Курса-Почмак мәчете

Татарстанның Арча районы Курса-Почмак авылындагы мөселман гыйбадәт йорты

       

Курса-Почмак мәчете
Нигезләнү датасы 1994
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Арча районы һәм Курса-Почмак
Хезмәтләндерүче Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Рәсми ачылу датасы 1998
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе

Иманлы, имамлы авыл

«Авылга килеп керүгә, халыкның ничек яшәве аның йортларыннан күренә. Безнең алда иң нык, матур, чын мәгънәсендә үзенчәлекле, иманлы авыл – Курса Почмак авылы»

( Сеҗе авыл җирлегенең хисап җыелышындагы чыгышыннан)

Борынгылыгы белән, эшчән-һөнәрле булуы, күркәм гореф-гадәтләрне, дини йолаларны саклап яшәүләре белән Арча районының Курса Почмак авылы тирә-яктагы башка авыллардан аерылып тора. Бай табигате, инеш ярының буеннан-буена тезелеп киткән чишмәләре белән дан тота. Көянтә-чиләк күтәргән кызлар, киленнәр көнозын су юлыннан өзелми, чишмә улагында кер чайкый, каз-үрдәк, эчәге юа, су ташый. Чәчү башында балалар буялган  йомырка күтәреп туганнарга, иптәшләренә бара, урамнарны гөрләтеп, бизәлгән туй атлары чаба, иртәгә корбан чалалар, бүген барсы да зиратта өмәдә.

Авылларда күп йолалар дин белән бәйле. Иван Грозный кешеләре чукындыруыннан качып, бу җирләргә килеп урнашкан борынгы бабалар  китереп җиткергән ислам динен халык нинди авыр вакытларда да саклап калырга тырышкан, мәгънәле, гореф-гадәтле, динле, иманлы булып калган.  1933 елда мәчетнең манарасын кисеп төшергәч тә, ак яулыклы апалар-әбиләр, түгәрәк сакаллы ир-атлар намаз, коръән укыганнар, ураза тотканнар. Гает бәйрәмнәрендә, җомга көннәрендә урын табып җәмәгать намазлары укылган, исламча җеназа укып, мәет күмделәр. Мулла бабай сабыйларга исем кушты, яшьләргә никах укыды.

1994-98 елларда Курса Почмакта, элекке мәчет урынына ук, ул вакыттагы колхоз җитәкчеләренең материаль ярдәме белән, халык көче һәм җыелган акчасы белән яңа мәчет салына. Ул 4 елда төзелеп бетә, газ белән җылытыла. 2018 елда мәчетнең инде 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Курса Почмак авылында яшәүче,  инде күп еллар аның мәчетенең имамы булган Ибраһим хәзрәт Исмәгыйлев (1940 елда туган) башлап йөргән  бу дини бәйрәм авылдашларның һәм читтәге кардәшләрнең күркәм һәм мәгънәле очрашуы булды. Мәчетнең соңгы 15-16 елы Ибраһим хәзрәтнең исеме һәм фидакарь хезмәте белән бәйле. Аллаһ йорты төзек, чиста, җылы, якты икән, аның имамы шундый эшчән, тырыш, җаваплы һәм тәкъва кеше дигән сүз.

Мәчетләрнең эшчәнлеге мәчеттә һәм халык арасында хезмәт күрсәтү белән генә бетми, шул авыл зиратының торышында да күренә. Зираты ташландык хәлдә икән, ул авыл халкы да ата – бабасын белмәгән килмешәк рәвешендә яши дигән сүз. Ибраһим абзыйның кайгыртуы, җәмәгать вәкиле Мөхәммәдиев Харисның материал табудагы тырышлыгы, «Ак барс» ширкәте җитәкчесе Сәләхов Шәйдулланың акчалата ярдәме һәм мәчеттә булган хәер акчасы белән 2010 елның җәендә авылның зираты зурайтылып, һәр яктан тимер койма белән әйләндереп тотылды. Халык, өмәләргә җыелып, аның ике ягын да буяп чыкты. Елына ике тапкыр тракторлар һәм пычкылар белән килеп зиратны чистарту оештырыла. Бик биек һәм юан агачларны рәттән кисеп, аларны читкә чыгарып, тәртипләп баралар. Кабер кырыйларын чабып, анда үлән чәчәләр, җәй буе яшь үлән яшелләнеп утыра. Зиратның ике башына да калайдан складлар эшләп куелды. Ничек өлгерә бу тынгысыз Ибраһим абзый, ничек аның аяклары чыдый? Бер караганда, ул зиратта өмәчеләрнең эшен оештыра, икенче карыйсың, азан әйтеп ирләрне намазга чакыра.

Мәчетне тоту, анда дини укулар оештыру, барлык ремонт эшләре һәм зираттагы һәрбер эш мәчет кереме хисабына башкарыла. Мәхәллә халкына, читтәге авылдашларга Аллаһының рәхмәте булсын, исән-сау булсыннар, иманнары нык булсын,-дип һәрдаим дога кыла Ибраһим хәзрәт. Тынгысыз, олы җанлы бу дин әһеле гел кеше арасында: җыеннарда вәгазь сөйли, кемгәдер киңәшен бирә, авыручының җанын дәвалый. Барлык дини вазыйфаларны җиренә җиткереп үтәве белән ул авылыбызда һәм тирә-юньдә хөрмәт яулады. Мәчетебездә 2004 елдан  балалар укуы бара. Бабайларыбыз һәркөн өйлә намазына һәм дә җомга, тәравих намазларына калдырмыйча йөрергә тырышалар, коры җәйләрдә җәмәгать белән басуга чыгып истиска намазы уку оештырыла.  

Элекке гореф-гадәтләребез белән бергә яңа йолалар да урнашып бара. Мәүлид бәйрәме итү, өлкәннәр көненә чәй әзерләү, бала тугач, гакыйка корбаны чалу, туган көннәрдә күркәм коръән ашы үткәрү традициягә керде. Бервакыт Арчада  мөгаллимәләр-абыстайлар җыенында, имам-мөхтәсиб үзенең чыгышында мондый сүзләр әйтте: «Дин – ул рухи дөнья, һәм ул үз эченә бер юнәлешне генә алмый, ул күпкырлы, аңа белемләребез дә, барлык дини йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне саклап әдәпле, сәламәт яшәвебез дә, матурлык тудыра белүебез дә керә».

Корбан гаете көнне Ибраһим хәзрәтнең иртәнге намазга чакырып әйткән азан тавышы ишетелә. Бераздан урамнан мәчеткә таба  килгән халыкның «Әллааһу әкбәр, Әллааһу әкбәр» дигән тәкбире яңгырый. Урамның ике башыннан тезелеп килгән ир-атның иге-чиге юк: ирләр, балалар, кайткан кунаклар... Аллаһым,  иманыбыз нык булсын иде, шушы балаларыбыз хакына мәчетләребездә Аллаһы ризалыгы өчен намазлар укып, динле-намазлы, бай рухлы яшәсәк иде, - диләр.       

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү