Куныр урта мәктәбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе


Куныр урта мәктәбеТатарстан Республикасы Балтач районы Куныр авылында урнашкан урта белем бирү учреждениесе (мәктәп).

Куныр урта мәктәбе
Нигезләнү датасы 1980
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Куныр, Куныр авыл җирлеге[d], Балтач районы һәм Татарстан
Укучылар саны 94
Адрес Киров урамы, 103а йорты
Почта индексы 422246
E-mail mailto:skgn.blt@tatar.ru
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/baltasi/kugunur/sch/
Карта

Куныр урта мәктәбе
Эшләү еллары

1980

Директоры:

Билсур Илсур улы Әхмәтханов

Телефон:

+7 (843) 683-56-31

Телләр:

инглиз теле, рус теле, татар теле

Тарих үзгәртү

Куныр урта мәктәбенең тарихы 1919 елда авылда ачылган беренче баскыч совет мәктәбенә тоташа.[1]

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Куныр урта гомуми белем мәктәбе” . 1980 – 1981 нче уку елының 1 нче сентябрендә эшли башлый.

1980 нче елның 1 нче сентябрендә ачыла. 291 укучы, 37 мөгаллим була. Мәктәп бинасында 17 уку кабинеты, 1 спорт залы, китапханә, медицина кабинеты, остаханә, ашханә бар.

1980-1998: директор Рәшитов Фәрит Фатыйх улы, урынбасарлары - уку эшләре буенча: Дәүләтшина Сөнәния Яхъя кызы, Зәкиева Фәимә Фәсхетдин кызы; тәрбия эшләре буенча Садыйкова Равия Мөбәрәкша кызы, Галиев Вагызь Галимулла улы.

1998 нче елдан: директор Галиев Вагыйзь Галимулла улы, урынбасарлары – уку эшләре буенча: Зәкиева Фәимә Фәсхетдин кызы, Закирова Гөлшат Габделбәр кызы; тәрбия эшләре буенча Галиев Вагызь Галимулла улы, Газимҗанов Тәбрис Габделхак улы, Михайлова Светлана Валентиновна

Уку-укыту эшчәнлеге үзгәртү

  •  Электрон журнал һәм көндәлекләр ярдәмендә алып барыла.
  •  Һәр укытучыга ноутбук бүленеп бирелгән, уку кабинетлары интерактив такталар, мультимедия проекторы, дистанцион җайланмалар белән җиһазландырылган.

Бүгенге тормышы үзгәртү

Бәйгеләрдә катнашу үзгәртү

  • IT-Чемпион 2018[2]

Иҗтимагый тормыш үзгәртү

  •  Укучыларның үзидарә советы үз министрлыкларын булдырып, мәктәп тормышын җанландыра.
  • Җирле халыкка концертлар күрсәтүдә катнаша[3]

Түгәрәкләр үзгәртү

Фәнни эш үзгәртү

  • Мәктәп укучылары 2015 елгы Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә җинүчеләре дип билгеләнде.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гөлзидә Газизуллина (2019 елның 2 ноябрь). Бүген бәйрәм: Куныр урта мәктәбенә – 100 ел. Хезмәт (газета, Балтач) (Татмедиа). 2021 елның 23 февраль тикшерелгән.
  2. Список победителей второго этапа Республиканского конкурса "IT-Чемпион"-2018 в номинации "Дружный класс". Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте. 2021 елның 23 февраль тикшерелгән.(үле сылтама)
  3. Куныр урта мәктәбе укучылары Балтачның "Наз" комплекслы үзәгенә килгәннәр. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте (2015 елның 26 февраль көне). 2021 елның 23 февраль көне тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте (2015 елның 17 февраль). әлеге чыганактан 2019-02-06 архивланды. 2021 елның 23 февраль тикшерелгән.