«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
«Минем Татарстан» проектында катнашкан
кулланучы.

Алабугам- Ак калам!

Искитмәле бер шәһәр бар

Казан-Чаллы юлында.

Кем булмаган-сезгә сөйлим

Алабуга турында.

Тарихы да меңъеллык шул,

Борынгы,чал шәһәрем.

Чулман ярында каршылый

Ибраһим хан һәйкәле.


Гүзәл табигатен аның

Бөек Шишкин үзе язган

Кавалерист кыз Дурова,

Цветаева монда торган.

Советлар Союзы Герое

Говоров бит шәһәрдәшем.

Академик Бехтерев та

Бездә язган күп хезмәтен.

Һәрбер йорты- үзе һәйкәл!

Мин сокланып карап йорим.

Шәһәремне бик яратып,

Горурланып сезгә сөйлим.

Кунакларын каршы ала

Ачык йөз һәм икмәк белән.

Без сезне дә чакырабыз

Каршы килмәссез дип беләм.

Борынгы шәһәрчек үзгәртү

Алабуга Кама елгасы ярларында, якынча Татарстан Республикасы башкаласы – Казаннан 200 км ераклыкта тора. 1000 еллык шәһәрдә һәм аның истәлекле урыннарында төрле чор, мәдәният һәм халыклар һәйкәлләре белән таныша алабыз. Шәһәр күп кенә танылган шәхесләр – рәссамнар һәм шагыйрьләр, галимнәр һәм тарихи эшлеклеләрнең язмышлары белән бәйле. Биредә шагыйрә Марина Цветаева, рәссам Иван Шишкин иҗат иткән, танылган галим-медик Владимир Бехтерев яшәгән һәм эшләгән. Алабугада истәлекле урыннарының күплегеннән һәм төрлелегеннән тарихи-мәдәни туризмны яратучылар таң кала. Алабуганың төп археологик һәйкәле-борынгы Идел Болгар шәһәре калдыклары- Ак мәчет. Археологларның кайбер мәгълүматлары буенча, бу урында беренче ныгытмалар әле VII-VI гасырларда ук барлыкка килгән, бүгенге көнгә кадәр сакланган фрагментлар бар. XIX гасыр башына борынгы шәһәрчек тулысынча диярлек җимерелә, бары тик археология комплексының доминанты булган башня гына сакланып калган. 1840 елларда манара да җимерелә, әмма соңрак аны рәссам Иван Шишкинның әтисе Иван Васильевич ярдәмендә торгызалар.

Шишкин буасы үзгәртү

  Алабуганың иң танылган паркы бу шәһәрдә туган һәм яшәгән күренекле рәссам хөрмәтенә очраклы гына аталмаган. Беренчедән, буалар Шишкиннар йортыннан ерак түгел, аннан парк зонасына могҗизалы күренеш ачыла. Пейзажчы рәссам әлеге урыннарның матурлыгы белән илһамланган. Икенчедән, парк төзүгә һәм территорияне төзекләндерүгә аның әтисе Иван Васильевич Шишкин  күп көч куйган.

Бүген Алабуганың әлеге истәлекле урыны буалар гына түгел, фонтаннар, беседкалар, җәяүлеләр юлын да үз эченә ала. Биредә тыныч ял итү һәм матур табигать белән хозурлану өчен бар нәрсә дә бар. Бу йортта рәссамның балалык һәм яшүсмер еллары узган. Алабугада рәссамның күп кенә танылган картиналары язылган.

     1940 елда Шишкиннар йортында музей ачылды. Ике катлы йорт территориясендә рәссам яшәгән чорның интерьерлары, оригиналь көнкүреш әйберләре урын алган. Музейда барлыгы уналты зал бар. Экспозициядә мастерның картиналарына  да урын алган.

Бөек рус рәссамына бронза һәйкәл шәһәрдә 1991 елның көзендә куелды.

Надежда Дурованың йорт-утары үзгәртү

   Алабугада 1831-1866 елларда 1812 елгы Ватан сугышы Герое, танылган кавалерист-кыз һәм XIX гасырның талантлы язучысы Надежда Андреевна Дурова яшәгән. Алабуга-хатын-кыз кавалерист-хатын-кыз хөрмәтенә ачылган уникаль музей-йорт булган бердәнбер шәһәр. Музейда Надежда Дурова чорының көнкүреш әйберләре, кораллары, документлар һәм аның иншаларының гомерлек басмалары тәкъдим ителә. Н.А. Дурованың    Музей-утары 1993 елның 27 августында ачыла.  Музей заллары Надежда Андреевна Дурованың балачагы, хәрби хезмәте, әдәби эшчәнлеге һәм тормышы турында сөйли. Музей елына 30 мең турист кабул итә. Экскурсияләр дүрт телдә үткәрелә: рус, татар, инглиз һәм немец телләрендә.
  Гаҗәеп «кавалерист-кыз»га  куелган һәйкәл  шәһәрнең үзәк өлешендә, элек борынгы шәһәр зираты урнашкан урында урнаштырылган.

1990 елда РФ Президенты Алабуга шәһәрендә тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын булдыру турындагы указга кул куйды. Бүгенге язмада барлык музейлар да урын алмады. Безнең музей-шәһәр турында тагын бик кызыклы мәгълүматлар язып була эле. Ә инде үз күзләрен белән тарихи һәйкәлләрне күрү- бу бөтенләй башка ! Алабуга- сәяхәткә бару өчен менә дигән вариант!

Серле Алабуга үзгәртү

Әкрен генә Чулман суы ага,

Дулкыннары текә ярга кага.

Серләреңне сөйлә әле, зинһар,

И борынгы гүзәл Алабуга!

Синдә бит ул гасырларны кичкән

Ак мәчетле бик борынгы үрләр.

Искән җилләр ташларыңны сыйпый,

Ә ул ташлар саклый күпме серләр?!

Шагыйрьләрең сиңа табындылар,

Рәссамнарың азмы данга күмде,

Ә шулай да серле йөрәгеңне

Кемнәр генә икән ача белде?

Яшең инде мең яшьтән узса да,

Һаман картаймыйсың, яшь әле син.

Син елдан-ел бары матураеп,

Сокланырлык булып яшәрәсең.

Гүзәл дә соң яңа мәчетләрең,

Биек тә соң хәзер яңа өйләр,

Тик шулай да үткәннәргә кайтып,

Ишетәсе килә моңлы көйләр.

Алабуга, синең меңьяшәрлек

Серле аһәңнәрне халкым тыңлар.

Шул җырлардан җаннар тынычланыр,

Күңелләрдә якты өмет туар.

   (Гөлзада Әхтәмова)


Мисал.jpg|Тасвирлама2 </gallery> </gallery>