Кукмара аграр көллияте

Кукмара аграр көллияте, «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Кукморский аграрный колледж) — Татарстанның Кукмара районы Янил авылында (әүвәлге исемнәре — Новое Село Головино, Яңа Авыл) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (1998 елдан) — Азат Хәлил улы Гатин.

Кукмара аграр көллияте
Нигезләү елы 1962
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Кукмара районы
Адрес 422122 ТР Кукмара районы, Янил, Профтехквартал ур., 96нчы йорт.
Сайт http://kukmor-agrokolledg.ru/
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

1936 елда Янил авылында 37 күмәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче машина-трактор станциясе (МТС) оештырыла.

1959 елда Янил МТСы каршында тракторчы-машинист һөнәренә өйрәтүче берьеллык 21нче авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ-21) ачыла.

1962-1963 елларда УМСХ-10.

1963 елдан 10нчы урта һөнәри-техник укуханә (СПТУ-10).

1978 елдан укуханә өчьеллык уку срогына күчә: урта белемле тракторчы-машинистлар әзерли башлый. Укуханә территориясендә яңа укыту корпусы, студенлар өчен тулай торак төзелә.

2009 елга кадәр 78нче һөнәри лицей (ПЛ-78), 2009 елдан Кукмара аграр көллияте.

2011 елда Кукмара аграр көллияте составына 39 нчы номерлы һөнәри училище кушыла.

2018 елда көллияткә Ресурс үзәге статусы бирелә [4].

Директорлар үзгәртү

1962-1963 Камал Солтан улы Дәүләтшин, 1963-1966 Нур Зиннур улы Мингалимов, 1966-1967 Кәрим Нәби улы Нәбиев, 1967-1968 Мәсләви Гали улы Галиев, 1968-1987 Нургали Булат улы Хисмәтов, 1987-1998 Илнур Гыйният улы Хәкимов, ТР атказанган укытучысы; 1998 елдан Азат Хәлил улы Гатин.

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Кукмара аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 150 студент кабул ителә.

  • Төзелештә шомарту эшләре остасы
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Тегүче
  • Газ белән тәэмин итү корылмаларын һәм системаларын монтажлау һәм файдалану
  • Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру[6]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү