Ксения Владимировна Сухинова (1987 елның 26 августы, Түбән Варта, ССРБ) — «Россия гүзәле 2007» конкурсы җиңүчесе, 2008 елда «Дөнья гүзәле» халыкара конкурсы җиңүчесе.

Ксения Сухинова
Туган телдә исем рус. Ксе́ния Влади́мировна Сухи́нова
Туган 26 август 1987(1987-08-26)[1] (36 яшь)
Түбән Варта, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Тюменский индустриальный университет[d]
Һөнәре модель, телеалыпбаручы, матурлык бәйгесендә катнашучы

 Ксения Сухинова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ксения Сухинова 1987 елның 26 августында Түбән Вартада туган. Әтисе, Владимир Гаврилович — технологик җайланмалар операторы, әнисе, Наталья Александровна, нефть сервисы предприятиесенең метрология хезмәтендә эшли[2]. Төмәндә әбисе яши[3].

Төмән дәүләт нефть-газ университетында(рус.) укыган. Аны тәмамлаганнан соң Ксения техник системаларда идарә һәм информатика өлкәсендә белгеч дипломын алган. Балачакта спорт белән җитди шөгыльләнгән, нәфис гимнастика һәм йөгерү белән мавыккан, шулай ук биатлон буенча беренче разряды бар[4].

 
Дөнья гүзәле — 2008

2007 елның көзендә Милан мода атналыгында аның дебюты була. 2007 елның 14 декабрендә Ксения Сухинова «Россия гүзәле» милли конкурсының финалында катнаша һәм анда җиңүче була. 2007 елның декабреннән башлап, «Россия гүзәле 2007» конкурсы йөкләмәләре буенча, Ксения социаль һәм хәйрия чараларында актив катнаша.

Ксения 2008 елның 13 декабрендә Йоханнесбургта узган 58 нче Халыкара матурлык конкурсында «Дөнья гүзәле 2008» титулын яулаган (икенче урында — «Тринидад һәм Тобаго гүзәле» , өченчедә — «Һиндстан гүзәле»). Дөнья гүзәле таҗын Валентин Юдашкин ясаган зәңгәр күлмәктә алган. Сухинова «Дөнья гүзәле» исеменә лаек булган икенче россияле (1992 елда бу бәйгедә Юлия Курочкина җиңгән).

Сылтамалар үзгәртү

2009 елның февралендә Американың «Variety Telethon» хәйрия телешоудында катнашкан. 2009 елның 12-16 маенда Мәскәүдә узган ел саен үткәрелә торган Евровидение музыкаль конкурсының йөзе булган. 2009 елның 21 августында Австралиядә Variety Bash хәйрия акциясе өчен фотосессиядә катнашкан[5].

2009 елның 12 декабрендә, Йоханесбургта (Көньяк Африка Республикасы) Дөнья гүзәле таҗын Кайян Алдоринога тапшыраган. Таҗны тапшырганнан соң Валентин Юдашкин мода йортында эшли. 2010 елның 30 октябрендә, Саньяда (Кытай), Ксения «Дөнья гүзәле 2010» конкурсында жюри әгъзаларының берсе булган.

2011 елда Төмән дәүләт нефть-газ университеты, Төмән дәүләт нефть-газ университетының имиджын ныгытуга, мәдәни элемтәләрне һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Ксениягә «Нефтегаз йолдызлыгы» бөтенроссия конкурсында җиңүче статусы бирелү турында таныклык тапшырган. Шулай ук Сухинова университетның мактаулы чыгарылыш укучылары реестрына кертелгән.

Озак вакыт Нью-Йоркта эшли[6]. Аурупада модель булып эшли.

Россия Президенты указы буенча 2017 ел экология елы дип игълан ителгән һәм Сухинова Иҗтимагый палатаның экологик мәсьәләләр буенча эш төркеме составына кергән[7].

2017 елда Абхазиянең игелекле ихтыяр илчесе булган[8].

2017 елда Россия җырчысы Дима Биланның «Держи» җырына клипында төшә, төшерү Лиссабонда (Португалия) өч көн барган[9][10][11]. Ә 2018 елның март аенда Кипрда төшерелгән Биланның «Девочка, не плачь» дигән клипында күренә[12].

Шәхси тормыш үзгәртү

2008 елдан «Дөнья гүзәле» конкурсында җиңгәннән соң, Ксения миллионер Сергей Говядин белән очрашкан. 2011 елдан башлап пар Мәскәү өлкәсендә никахта яшәгән. 2015 елда Ксения һәм Сергейның аерылышуы билгеле була[13][14][15][16][17].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. ВАРТА ОнЛайн: Кто в России всех милее
  3. Сухинова снова в Тюмени фотографируется в купальнике среди огурцов - 03 августа 2015 / Новости Тюмени и Тюменской области - Наша Газета. ng72.ru. 2017-09-25 тикшерелгән.
  4. Россиянка стала «Мисс Мира»
  5. Сухинова, Ксения | Энциклопедия моды (рус.), Энциклопедия моды (2013-08-22). 25 сентябрь 2017 тикшерелде. (үле сылтама)
  6. Ксения Сухинова: «Я не ассоциирую себя с беззащитной дурочкой» (ингл.). 25 сентябрь 2017 тикшерелде. 2017 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2017-09-25, retrieved 2021-10-17 
  7. Дима Билан и Ксения Сухинова снялись в новом клипе — впечатления и фото из Португалии. c-ib.ru. 2017-09-25 тикшерелгән.(үле сылтама)
  8. Sputnik. Мисс Мира Ксения Сухинова стала Послом доброй воли Абхазии. sputnik-abkhazia.ru. 2017-09-25 тикшерелгән.
  9. Мисс Мира Ксения Сухинова о съёмках с Биланом: "В Диме нет пафоса!" (рус.), KP.RU - сайт «Комсомольской правды» (2017-09-01). 25 сентябрь 2017 тикшерелде.
  10. Дима Билан представил новый клип с «Мисс мира» Ксенией Сухиновой (рус.). 25 сентябрь 2017 тикшерелде.
  11. "Держи": Дима Билан и Ксения Сухинова снялись в новом клипе - впечатления и фото из Португалии. 25 сентябрь 2017 тикшерелде.
  12. В новом клипе Дима Билан и Ксения Сухинова превратились в героев «Ла-Ла-Ленда»
  13. Ксения Сухинова рассталась с 49-летним миллионером после 6 лет отношений (рус.). 25 сентябрь 2017 тикшерелде.
  14. Мисс мира Сухинова впервые рассказала о романе с олигархом. 25 сентябрь 2017 тикшерелде.
  15. Ксения Сухинова рассталась с бойфрендом - PARK72.RU (рус.), PARK72.RU (2015-08-11). 25 сентябрь 2017 тикшерелде.
  16. Ксения Сухинова и Сергей Говядин расстались (рус.), www.tatler.ru. 25 сентябрь 2017 тикшерелде. 2017 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-09-25, retrieved 2021-10-17 
  17. Мисс мира-2008 Ксения Сухинова и олигарх Сергей Говядин расстались - 11 августа 2015 / Новости Тюмени и Тюменской области - Наша Газета. ng72.ru. 2017-09-25 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү