Кристофер 'Крис' Коламбус (ингл. Chris Columbus; 1958 елның 10 сентябрендә туды) — мәшһүр АКШ кинорежиссеры, сценарийлар язучы, продюсер.

Крис Коламбус
Туган телдә исем Chris Columbus
Туган 10 сентябрь 1958(1958-09-10) (65 яшь)
Спэнглер, Пенсильвания, АКШ
Яшәгән урын Пасифик-Хайтс[d]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Тишская школа искусств[d] һәм John F. Kennedy High School[d]
Һөнәре кинорежиссёр, сценарийлар язучы, продюсер
Балалар Элинор Коламбус[d]

 Крис Коламбус Викиҗыентыкта

Фильмнар белән эшләү «Гремлиннар» фильмы белән башлана. Ул бу фильм өчен сценарий язып, Стивен Спилбергны кызыксындыра. 1984 елда бу фильм төшерелә.

Режиссерлык дебюты Коламбуста 1987 елда төшерелгән «Килүче бала караучы маҗаралары» фильмы булды. 1990 елда Коламбус мәшһүр «Home Alone» (Өйдә бер ялгыз) гаилә комедиясен төшерә. 1992 елда ул бу фильмның дәвамын төшерә.

Киләсе зур фильмнар арасында «Миссис Даутфайр», «Икейөзъеллык кеше», «Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы», «Гарри Поттер һәм яшерен бүлмә» кебек популяр кинотасмалар.

Бүгенге көндә Крис Коламбус Сан-Франциско шәһәрендә яши, ул өйләнгән, дүрт баласы бар.