Коста-Рикада ислам

Коста-Рикада азчылык дине

Коста-Рикада ислам (исп. Islam en Costa Rica, гарәп. الإسلام في كوستاريكا‎) ― азчылык дине. Ил халкының (5 млн кеше, 2020 елга) 0,1 % ы ― мөселманнар.

Коста-Рикада ислам
Дәүләт  Коста-Рика
Бу мәкалә Ислам турында
Сан-Хосе үзәгендә урнашкан Гомәр мәчете һәм Коста-Рика ислам үзәге. 2003 елда ачылган

Тарих үзгәртү

XX гасыр башында Коста-Рикага беренче тапкыр гарәпләр (нигездә, христиан динендәге ливанлылар) күчеп килә [1].

XX гасыр урталарында илдә Якын Көнчыгыштан (нигездә, Ливан һәм Фәлистыйннан) һәм Төньяк Африкадан төрле хәрби конфликтлардан качкан гарәпләрнең саны күбәя [1].

1976 елда бөтен Коста-Рикада дүрт мөселман гына булган [2].

Коста-Риканың 1949 елгы конституциясе Католик динен дәүләт дине итеп билгели, бер үк вакытта, гражданнарның дини иреген хуплый. 2021 елда Коста-Рика университеты үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, ил халкының 47 % ы – католиклар, 27 % ы – дин тотмаучылар, 19 % ы – Инҗил христианнары, 1 % ы – традицион протестантлар, 0,3 % ы – мормоннар, 0,2 % ы – Иегова шаһитлары, 0,1 % ы ― мөселманнар, 2,7 % ы – башка диннәр (яһүд дине, Һинд дине һ. б.) тарафдарлары.

Саны үзгәртү

Хәзер Коста-Рикадагы мөселманнарның саны – 1000–1500 кеше [3][4], алар, нигездә Алжир, Һиндстан, Гыйрак, Иран, Ливан, Марокко, Мисыр, Сомали, Пакистан, Фәлистыйн һәм Сириядән күчеп килгән мөселман мөһаҗирләр һәм аларның нәселе [5], шулай ук мөселман динен кабул иткән костарикалылар, аларның саны – 100 кеше. Коста-Рика мөселманнарының күпчелеге – сөнниләр, азчылыгы – шигыйлар, аларның төгәл саны билгеле түгел.

Мәчетләр үзгәртү

2003 елда Коста-Рика мөселманнарына мәчет төзүгә рөхсәт бирелә. Коста-Рика мөселманнары Кариб диңгезе бассейнындагы башка илләрнең мөселман җәмгыятьләре белән тыгыз элемтә урнаштыра [6].

Хәзерге вакытта Коста-Рикада өч мәчет бар. Коста-Риканың мөселман мәдәни үзәге (El Centro Cultural Musulmán) тарафыннан идарә ителүче Гомәр мәчете һәм Коста-Рика ислам үзәге(ингл.) (Mezquita de Omar y el Centro Cultural Musulmán de Costa Rica, сөнни) Сан-Хосе провинциясенең Гойкоэчеа кантонында(ингл.) Монтелимар районында урнашкан, мөселманнар анда җомга көнне көннең икенче яртысында җыела. Коста-Риканың мөселман мәдәни үзәгенә 2002 елда Мисырда туып-үскән шәех Гомәр Әбдел Азиз тарафыннан нигез салынган. Мароккодагы Рабат шәһәрендә(ингл.) урнашкан Ислам мәдәнияте, мәгариф һәм фән оешмасы(ингл.) белән бәйле [5]. Сөнни Нур-Иман мәчете (Light and Faith Mosque) Сан-Хосе үзәгендә урнашкан һәм аны Дженнифер Рәшидә Торрес (Jennifer Rashida Torres) җитәкли. Шигыйлар мәчете шулай ук Сан-Хоседа урнашкан [7]. Шигый мәчетенә нигез салганчы, шигыйлар шәхси йортта намаз укыган яки проблемасыз гына сөнни мәчетенә йөргән [5].

Коста-Рикада Әхмәдия мөселманнарының да үзәге бар [8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 (2017) «Migración e identidad cultural en Costa Rica (1840 a 1940)». Revista de Ciencias Sociales: 131-144. Проверено 26 de agosto de 2017.
  2. Un viernes en la mezquita (1 de febrero de 2015). 29 de marzo de 2019 тикшерелде.
  3. El islam en la tierra del gallo pinto (2015).
  4. «Islam en Costa Rica».
  5. 5,0 5,1 5,2 (2011) «Islam». 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-10-19, retrieved 2022-01-17 
  6. https://republika.co.id/berita/dunia-islam/islam-digest/17/05/15/opzrz2313-san-jose-rumah-umat-islam-di-kosta-rika
  7. Emisor del islam (2010).
  8. Over 540,000 join the Ahmadiyya Muslim Jamaat. Al Islam. әлеге чыганактан 2022-12-04 архивланды. 2022-01-17 тикшерелгән.