Консуллык - үз дәүләтенең, үз гражданнарының административ-хокукый һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклау өчен ике-ара килешү нигезендә башка илләрдә булдырылган дәүләт вәкиллеге; ул гражданнарга визалар, паспортлар һ.б. бирә. Консуллыкны вице-консул, консул яки генераль консул җитәкли.

Казан шәһәрендә консуллык ачкан дәүләтләр:

  1. Төркия
  2. Иран
  3. Казакъстан
  4. Кытай
  5. Маҗарстан