Константин Майоров


Константин Владимирович Майоров (1988 елның 25 мае, Әлмәт, Татарстан АССР) — Россия хоккейчысы, Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Сокол» клубы һөҗүмчесе.

Константин Майоров
Туган 25 май 1988(1988-05-25) (35 яшь)
Әлмәт, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы
Спорт такымы әгъзасы Лада[d]

Карьера үзгәртү

Константин Майоров Әлмәт хоккеенда тәрбияләнүче. 14 яшендә Тольяттига Виктор Степанц чакыруы буенча күчеп килә[1]. 2005 елдан 2009 елга кадәр «Лада» һәм аның «Лада-2» фарм-клубы өчен чыгыш ясаган. 2005/06—2007/08 сезоннарында Суперлигада, ә 2008/09 сезонда яңа оешкан КХЛда уйный.

2008/09 ел сезон уртасында «Лада»дан китә, Әлмәтнең «Нефтяник» Югары лига клубына күчә. Аннан соң «Дизель» һәм «Буран» өчен Югары хоккей лигасында уйный. 2012 елда Түбән Новгородның «Торпедо» командасы белән контрактка кул куйса да[2], бер генә матчны да уйнамыйча, гаилә хәлләре буенча Пензага кайта. «Дизель» составында 2010/11 һәм 2011/12 кебек ЮХЛ чемпионатларының бакыр призёры, шулай ук 2010/11 сезонында 20 алка белән команданың иң яхшы бомбардиры була.

2016 елдан 2018 елга кадәр КХЛда «Югра» өчен чыгыш ясый, ә 2018 елдан 2020 елга кадәр янә «Лада» уенчысы һәм капитаны була. 2020 елның 11 декабрендә «Зауралье»га күчә[3]. 2021 елдан Красноярскның «Сокол» клубы өчен чыгыш ясый.

Шәхси тормыш үзгәртү

2009 елдан Карина Майоровага өйләнгән[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Майоров Константин Владимирович.
  2. «Торпедо» подписало Константина Майорова. «Советский спорт».
  3. Константин Майоров стал игроком «Зауралья». ВХЛ.
  4. Карина Майорова: «Муж и семья для меня на первом месте». әлеге чыганактан 2019-08-05 архивланды. 2022-01-08 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү