Нефтяник (хоккей клубы, Әлмәт)

Әлмәт хоккей клубы

«Нефтяник» Әлмәт хоккей клубыӘлмәттән Югары хоккей лигасында уйнаучы алкалы хоккей командасы.

Нефтяник
Нигезләнү датасы 1965
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Спорт төре алкалы һоккей
Категория игроков команды [d]

ТарихҮзгәртү

1964 елда Әлмәттә алкалы хоккей буенча беренче команданы спорт энтузиастлары, ул вакытта эшләүче туплы хоккей командасы уенчылары төзи, ул «Труд» ирекле спорт җәмгыяте республика беренчелегендә катнаша. Бу коллектив Татарстанның якындагы шәһәрләре хоккейчылары белән берничә иптәшләрчә матч уздырырга өлгергән.

«Спутник» (1965—1986)

1965 елда ТАССР җитәкчелеге дәрәҗәсендә, яшь һәм тиз үсүче шәһәр халкының ялын оештыру өчен өстәмә мөмкинлекләр булдыру максатыннан, Әлмәттә осталар командасы төзү турында карар кабул ителә. Моның өчен Казаннан Әлмәткә уйнаучы тренер, «Урицкий исемендәге СК» һәм «Воровский исемендәге СК»ның элеккеге уенчысы Александр Пономарев җибәрелә.

Яңа команданың беренче җыелышы 1965 елның ноябрендә була. Анда аны «Спутник» дип атарга булганнар — ул елларда галәм темасы бик популяр булган. Команданың беренче составына Казан һәм Горькийдан чакырылган хоккейчылар, шулай ук берничә җирле уенчы керә. Хоккейчыларны үз канаты астына Ленин Комсомолы исемендәге Миңлебай газ-бензин заводы ала.

«Спутник» шунда ук ТАССР чемпионатына гариза биргән һәм 16 декабрьдә Казанда үзе өчен тарихи беренче рәсми матч уздыра, анда җирле «Рубин»га 4-7 исәбе белән оттыра. Җиңелүгә карамастан, әлмәтлеләр, нәтиҗәдә, республика чемпионнары булалар һәм Кузнецк шәһәрендә узган РСФСР чемпионатының зона турнирында уйнау хокукына ия булалар. «Спутник» анда җиде катнашучыдан 5 нче урынны ала, әмма җәмәгатьчелек, шәһәр һәм республика җитәкчеләре үтенече буенча шулай ук «Б» классы буенча Союз беренчелегендә катнашучылар арасына кертелә.

1966—1967 елларда ССРБ беренчелегендә дебют сезонында «Спутник» үз зонасында ун команда арасында 8 нче урынны ала, ә киләсе сезонда икенче була һәм башка зоналардан иң яхшы командалар җыелган финал турниры аша «А» классына эләгү мөмкинлеге ала. Әмма, беренче шундый омтылыш (1975 һәм 1977 еллардагы икесе кебек) уңышсыз булып чыга. «Б» классында «Спутник» 13 сезон үткәргән, һәм бары тик 1979 елда гына, башта үз зонасында җиңеп һәм үз бозында узган финал пулькасында барлык матчларны отып, «А» классына уза алган. Бу уңыш РСФСР чемпионнары исемен дә алып килә.

«Нефтяник» (1986 елдан)

Киләсе 13 елда Әлмәт командасы ССРБ беренчелегендә 2 лигада («А» классы) үткәрә, 1986 елда «Спутник» «Нефтяник» дип үзгәртелә, чөнки команда тормышында нефтьчеләрнең («Татнефть» компаниясе) роле арта бара.

1991—1992 еллар сезонында «Нефтяник» Көнбатыш зонада икенче урынны алып, Рязаньның «Вятичь» командасыннан нибары бер очкога гына калышып, яңа уңышка ирешә. Шулай итеп, Беренче лигага юллама ала.

Әмма Беренче лигада уйнау насыйп булмый. Илдәге сәяси үзгәрешләр спортка да кагыла һәм Әлмәт командасы Россия чемпионатларында алыштыргысыз катнашучы була.

2010 елда Россия хоккееның икенче эшелонында ярышларны кабат үзгәртеп кору уза — Югары хоккей лигасы (ЮХЛ) оештырыла. Шул вакыттан бирле «Нефтяник» ЮХЛ чемпионатында чыгыш ясый.

КазанышларҮзгәртү

  • Россия ачык беренчелеге җиңүчесе: 1994
  • Югары лига беренчелеге җиңүчесе: 2000
  • Братин Кубогы иясе һәм 2016 елгы ЮХЛ чемпионаты җиңүчесе
  • Югары лига беренчелегенең көмеш призёры: 1998
  • «Көнбатыш» конференциясендә җиңгән өчен Кубок иясе һәм ЮХЛ 1 нче чемпионатының көмеш призёры: 2011
  • Югары лига беренчелегенең бакыр призёры: 1997, 2003
  • ЮХЛ Чемпионатының бакыр призёры: 2018
  • Федерация Кубогы иясе: 2002
  • ЮХЛ чемпионатының «Ачылыш матчы» җиңүчесе: 2016

Команданың баш тренерларыҮзгәртү

  • Пономарев Александр Иванович (1965—1971).
  • Сергеев Валерий Дмитриевич (1971)
  • Панкратов Арнольд Викторович (1972—1973)
  • Ковалевский Анатолий Данилович (1973—1976, 1993—1996).
  • Якимов Николай Петрович (1976—1977)
  • Судоплатов Дмитрий Викторович (1977—1980)
  • Счус Виктор Захарович (1980—1985)
  • Шугин Владимир Иванович (1985—1988)
  • Долганов Анатолий Николаевич (1988—1993)
  • Кузнецов Виктор Борисович (1996—1997)
  • Куплинов Владимир Викторович (1997—1999)
  • Мышагин Николай Иванович (1999—2000)
  • Белоусов Валерий Васильевич (2000—2002)
  • Гыймаев Ришат Гамир улы (2003—2014, 2015—17)
  • Мордвинцев Юрий Дмитриевич (2014)
  • Гыйззәтуллин Илнур Альфрид улы (2017 елдан)

СылтамаларҮзгәртү