Киноплёнка (оештырылган җинаятьчел төркем)
Киноплёнка — 1970 еллар азагында – 1980 еллар башында Восстания, Коләхмәтов, Окольный һәм Бакалея урамнарын үз эченә алган территориясендә барлыкка килгән оештырылган җинаятьчел төркем.[1][2]
Киноплёнка | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Барлыкка килгән урыны | Восстание урамы, Коләхмәтов урамы, Бәкәләй урамы[d], Сабан урамы һәм Әйләнеч урам |
Нигезләүчеләре булып «Шакир», «Әхмәт» һәм «Трактор» кушаматлы рецидивистлар санала. «Асфальт сугышлары» чорында «Грязи», «Жилка», «Чайники» ОҖТлары белән сугышканлыгы билгеле. 1987 дә Югары Осланда күпләп сугышуда канташкан өчен ОҖТ «өлкәннәренең» шактый өлеше кулга алына, җиткәчелек Илфат Сөнгатуллин («Ильфатей») кулына китә. ОҖТнең төп шөгыльләре булып эшкуарлардан «яклау акчасы»н таләп итү, яшерен төстә исерткеч, аудиокассеталар җитештерү торган.
1990-еллар башында ике төркемгә таркала: «Ильфатей» төркеме бизнеска китү яклы булса, Ирек Миңгазизов («Ташкент») төркеме исә караклар законнары буенча яшәү яклы булган. «Жилка» белән «Севастопольские» ОҖТлары арасындагы сугышта Ильфатей кешеләре «Севастопольские» ягын, Ташкент кешеләре – «Жилка» ягын сайлый. Төркемара сугыш нәтиҗәсендә 20 гә якын кеше һәлак була, ул 1998 та Ташкентның үтерүе белән тәмамлана.
1990-2000 елларда ОҖТ кулы астында Мәскәү базары, «Тасма» җитештерү берләшмәсе, Сембер автомобиль заводының бер өлеше[3], Буа шәһәрендәге бер төркем предприятеләр һәм башка оешмалар булган.[1]
2000 елларның азагында – 2010 елларның башында ОҖТ әгъзаларының шактый өлеше кулга алынып, төрле срокларга хөкем ителә, ОҖТ яшәүдән туктый. 2023 дә Киноплёнканың элекке җитәкчесе кулга алынган.
Искәрмәләр
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|