Эчкечелек (алкоголизм) — этанол белән хроник рәвештә агуланганда , барлыкка килә торган чир һәм авыруның спиртлы эчемлекләргә патологик һәвәслеге белән характерлана. Бу авыруга спиртлы эчемлекләрне контрольсез эчү, махмыр синдромы, психик, неврологик эшчәнлекнең бозылуы һәм сырхауның иҗтимагый хәленең түбәнәюе хас.

Алкоголизм
Сурәт
Зыян китерә олы кеше[d], бала[1][2] һәм яшүсмер[d][3]
Саклык белгечлеге психиатрия[d], медицина токсикологиясе[d], психология, профессиональ реабилитация[d] һәм наркология[d]
Дәвалау юллары психотерапия[d] һәм когнитивно-поведенческая психотерапия[d][4]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 60 030
ICPC 2 идентификаторы P15
 Алкоголизм Викиҗыентыкта

Соңгы елларда Русиядә киң колач алган бу явыз авыру кешеләрнең эчке органнарын ничек зарарлый — бу язмада шуны кыскача карап китәрбез. Эчкечелектән йөрәк-кан тамырлары бозылу алкогольгә бәйле артериаль гипертония һәм алкоголь кардиомиопатиясе (сәбәпләре ачык булмаган яисә бәхәсле булган һәм миокардның гына зарарлануына бәйле авыруларның гомуми атамасы) барлыкка килүдән гыйбарәт.

Нерв системасының төрле бүлекләренә этанолның агулы тәэсире һәм тамырлар тонусының регуляциясе бозылуы алкогольгә бәйле артериаль гипертония авыруының сәбәбе булып санала. Шул ук вакытта гормоннар | бүленеп чыгу дәрәҗәсе һәм кан басымы күтәрелү мәсьәләсендә бөерләрнең ми катламы һәм кабыгы, шулай ук бөер асты бизләренең гиперфункциясе дә билгеле бер роль уйный. Бу афәт беренче һәм икенче стадиядәге авыруларның берничә көн тыелгысыз эчүеннән соң үзен сиздерә. Кан басымы 180-160/110-90 дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү, беренче, бигрәк тә икенче стадиядәге авыруларның тыелгысыз эчүенең 1-5 нче тәүлегендә барлыкка килә. Бу авыруларның тыныч вакытта да пульслары минутына 100-110 ешлыгына җитә, битләре кызарып чыга, тәннәреннән тир ага, куллары, телләре, күз кабаклары калтырый, үз-үзләрен тоту координациясе бозыла.

Бу гипертония озак дәвам итмәскә мөмкин. Хәмердән тыелганда һәм тынычландыру чаралары кулланганда, гадәттә авыруның халәте 5-10 көн | дәвамында нормальләшә. Алкогольдән делирий (аңның галлюцинацияләргә бәйле томалануы, бу вакытта образлы саташу, хәрәкәт ярсуы күзәтелә) булу алдыннан, артериаль кан басымы терекөмеш баганасының 200-220/110-130 мм на кадәр күтәрелә. Кан басымы күтәрелү белән бергә сырхауларның баш авырту, анда авырлык сизелү, йокысызлык, күз аллында «вак чебеннәр» очу, косасы килү — гипертония кризының хәбәрчеләре, ләкин кайбер очракларда артериаль гипертония синдромына дөрес бәя бирмиләр. Бу хәл — алкоголь делириенең картинасы куркынычланып, галлюцинацияләр, психомотор (мимика һәм пантомимика бозылуның гомуми 5 атамасы) ярсу белән авыру хастаханәнең терапия бүлегенә кергәч яки башка очракларда — алкоголизмнан интеккән тынгысыз авырулар даими күзәтү ) астында булмаганда очрый.

Шуңа күрә диагнозны дөрес кую өчен табиблар авыру тарихын бик җентекләп өйрәнергә тырышалар. Табиблар билгеләгән тынычландыра торган дарулар кабул иткәндә һәм алкогольдән тыелганда, мондый авыруларның кан басымы тиз төшә һәм бу аларның кан басымы күтәрелү сәбәбе спиртлы эчемлекләргә бәйле булганлыгын да күрсәтә.

Мондый авыруларның савыгу һәм профилактика чарасы — алкогольле эчемлекләрдән бөтенләй баш тарту.

Сулыш органнары зарарлану үзгәртү

Эчкечелек дигән афәтнең трахеобронхит, пневмосклероз һәм үпкәләр эмфиземасы авыруларын китереп чыгаруы билгеле. Сулыш юлларына бүленеп чыккан алкоголь һәм аның таркалу продуктлары бронхлар һәм альвеолалар тышчасына агулы тәэсир итә. Моның нәтиҗәсендә бронхлар-үпкә системасына зыян килә. Эчкечеләрдә үпкә чирләре, алкоголь белән мавыкмаган кешеләр белән чагыштырганда, 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә.

Өстәвенә, агулы алкоголь трахеобронхит авыруына, сулыш юлларының һәм үпкәләрнең микроблы һәм вируслы икенчел зарарлануына китерә.

Алкоголь һәм аның агулы таркалу продуктларының тәэсиренә өстәмә : буларак, авыруның патогенезында тәмәке тарту да зур роль уйный.

Эчкечеләрнең организмы салкынга тиз бирешү аркасында бик еш салкын тидерүләрен дә искәртү кирәк. Искә алынган авыруларның, яман гадәтләрнең берьюлы күзәтелүе бронхит авыруына, сулыш җит- келексезлегенә һәм үпкәләрнең хроник авырулары барлыкка килүгә китерә.

Авыруларның еш була торган зарлары — йөткерү, тәмам исергәнче эчеп, иртән йокыдан уянгач, буылып-буылып йөткерү, какырык (гадәттә ябышкак була) аз гына бүленеп чыгу, физик йөкләнеш вакытында тын бетү көчәю. Тын бетү, бронхлар аша һава йөрешенең бозылуы үпкәләр эмфиземасы һәм пневмосклероз авырулары нәтиҗәсендә сулыш алу җиткелексезлеге барлыкка килүне күрсәтә. Гадәттә эчкечеләрнең бронхит авыруы дәвамлы атрофик фарингит, ларингит белән бергә күзәтелә, бу вакытта тавыш карлыгу моның гадәти билгесе булып тора.

Алкоголизмнан интегүче авыруларда үпкә ялкынсынуы, хәмергә битараф кешеләр белән чагыштырганда, 4-5 тапкыр авыррак уза. Эчкеченең үпкәсендә еш кына абсцесс барлыкка килеп, авыруның хәлен тагын да авырайта. Кайбер очракларда үз вакытында дөрес дәвалап та эчкечене тулысынча сәламәтләндереп булмый. Дарулар-уколлар, физиотерапевтик процедуралар белән озак вакыт дәвалау да аларны урынчыл пневмосклероз авыруыннан коткарып кала алмый. Кискен алкоголь делирие булып, авыру кинәт кенә үлеп киткәндә, мәетне яргач, аның үпкәләрендә кискен урынчыл ялкынсыну, крупоз шешенүе, кан саву кебек соматик патологияләр табыла.

Ашкайнату органнары зарарлану. үзгәртү

Алкоголь гастриты. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну, аның секрет бүлеп чыгару, хәрәкәт функциясе зарарлану хроник алкоголизм белән авыручының даими юлдашы булып тора. Эчкечеләрдә метаплазияләшкән (бер тип тукыманың икенчесенә үзгәрүе) эпителийле, атрофияле хроник гастрит (төрле формада һәм стадиядә) очрый. Бу хәл эчкеченең хәмер белән күпме вакыт мавыгуына да бәйле. Алкоголизмның башлангыч чорында ашказаны согы югары кислоталы булырга һәм сару кайнау күзәтелергә мөмкин. Ләкин соңрак ашказанының кислота ясау һәм кайнату функциясе түбәнәя, өстәвенә ашказанында пепсин ясалу функциясенә зыян килә функция беренчеләрдән булып бозыла). Бер ук вакытта ашказанының - хәрәкәт функциясе дә үзгәрә.

Ашказаны согы бүленеп чыгу артканда, аның эвакуацияләү (әгъза эчендәге матдәнең чыгу процессы) функциясе акрыная. Әгәр секрет ясау функциясе кимесә, бу — эвакуациянең көчәюенә китерә.

Шунысын белү дә бик мөһим, әгәр эчкече эчүен ташласа, ашказанының лайлалы тышчасы һәм секрет функциясе элекке хәленә кайтырга мөмкин.

Төрле диспепсик (ашкайнату процессы бозылуы) күренешләр, шул исәптән дәвамлы алкоголь гастриты авыруы булу сәбәпле, бу сырхаулар эчке органнарны дәвалаучы табибларга еш мөрәҗәгать итәләр. Эчкече иртән ач килеш, интегеп, аз-аз лайла коса, бу косу авыруга бер дә җиңеллек китерми. Шулчакта янә спиртлы эчемлеккә үрелү газаплардан коткарган кебек була. Икенче яктан бу хәл табибларга сырхауның эчкече икәнен раслау симптомы булып тора. Костырып интектергәндә, ашказаныннан түбәнрәк тупас авырту, чәнчү тойгысы, кикерү, авызда начар тәм булу кебек симптомнар да күзәтелә. Алкоголь гастриты белән интегүчеләрнең авырту симптоматикасы бик көчле булмый, беренче урынга диспепсия күренешләре чыга. Аларны аппетит булмау, бигрәк тә иртән ашыйсы килмәү, тик шул ук вакытта сусау интектерә. Табиблар аларның теле коры, пычрак көрән кунык белән капланган булуын да билгеләп үтә.

Алкоголизм белән авыручыларның ашказаны эшчәнлеге начарлану тәрәт ; бозылу да да чагылыш таба. Тыелгысыз эчкән вакытта, эч китү белән эч кату алышынып тора. Тәрәт бозылу алкогольгә бәйле энтероколит яки ашказаны асты бизе сыекчасы бүлеп чыгару функциясе бозылуга да бәйле булырга мөмкин.

Алкогольдән бавыр зарарлану үзгәртү

Алкоголизм бавырның цирроз белән инфекциясез зарарлануының төп сәбәбе булып тора. Авыру барлыкка килүдә этанолның бавыр күзәнәк­ ләренә турыдан-туры тәэсир итүе төп рольне башкара. Бу вакыт бавырда функциональ метаболик үзгәрешләр—дистрофия, некроз (бавыр күзәнәк­ ләренең тереклек сәләте югалу) күзәтелә.

Бавырның зарарлануы алкоголь дистрофиясенә, алкоголь гепатитына һәм бавыр циррозына китерә. Бавырның алкоголь дистрофиясе аның эшчәнлегенә әллә ни зыян салмыйча, гомуми массасының зураюыннан гыйбарәт. Әгәр сырхау алкогольдән бөтенләй баш тартып, эчми башласа, бавыр күзәнәкләре нормаль структурасын кайтара ала.

Алкоголь гепатиты үзен белгертми генә барлыкка килсә, бавырдагы процесслар цирроз авыруына яки кискен алкоголь гепатитына, бавыр ту­ кымаларының некрозына китерергә мөмкин. Алкоголь гепатиты күп ва­ кытта бавыр дистрофиясе фонында цирроз авыруына кадәр барлыкка килә.

Ләкин кайбер очракларда ул бу авырулардан башка гына «пәйда була».

Кискен бавыр ялкынсынуы озак вакыт дәвамында туктаусыз эчкәннән соң сиздерә башлый. Шактый күп эчкәннән соң, авыру кискен рәвештә

башланып китә: эчкеченең аппетиты югала, күңеле болгана, ул коса, корсагының уң ягында, кабырга астында көчле авырту сизә. Кайвакыт авырту шундый көчле була, хәтта табиблар кискен хирургик патология булуына шикләнәләр. Бер үк вакытта гәүдә, мускуллар, бил тирәсе авырта, тән температурасы 38-38,5 градуска кадәр күтәрелә. 1-2 көннән тәнгә сары төшә. Тире кычыта. Гадәттә бавыр зурая, анын консистенциясе тыгыз була.

Капшап караганда, авырта. Кайвакыт талак та үсә. Канда нейтрофиллы лейкоцитоз, күтәренке СОЭ булуы характерлы. Кайвакыт азканлылык күзәтелә. Канда билирубин күбәя, аның артуы—начар симптом. Авыруның алга таба ничек үсеш алачагы хәмер тыелу-тыелмауга бәйләнгән. Спиртлы эчемлекләрдән туктый аямаучыларның чире көчәя бара, сырхау үлемгә китерергә мөмкин. а Хроник алкоголь гепатиты күп вакыт үзен белгертми генә яши. Алко­ гольдән озак вакытка баш тартканда бавырда савыгу процесслары башлана.

Әгәр уч төбе кызарып, тиредә тамыр «йолдызчыклары» пәйда булса, бу билге бавырда цирроз авыруы барлыкка килә башлаганын күрсәтә.

Бавырның алкоголь циррозы — хроник алкоголизмның соңгы стадиясе.

Авырулар корсакның уң ягында бик көчле булмаган даими авыртуга, кайвакыт авызга әче тәм килүгә зарланалар. Гадәттә бераз күз алмасы саргаю, тиредә тамыр «йолдызчыклары» ясалу, уч төпләренең кызарып торуы, кайвакыт лайла тышчалардан кан саркып чыгу (сәбәпсез диярлек), аны тиз генә туктатып булмау, макроцитар (эре эритроцитлардан торган) азканлылык, бавырның үсүе, аның тыгызлануы—цирроз авыруы барлыкка килүне күрсәтә.

Эчкечелек сазлыгына тәмам баткан кешеләрдә бавыр циррозының ахыры начар: бик тиз арада бавыр функциясенең җиткелексезлеге барлыкка килә, порталь гипертензия үсә, шешенкеле-асцит синдромы өстенлек ала, бавыр тирәсе сиздереп авырта башлый. Алкогольне күп итеп, туктаусыз эчү, бик еш кабатланып торган авыруның катлаулануы, процессның декомпенсациясенә (авыру органнарда функциональ бозылышларны һәм структур үзгәрешләрне төзәтү механизмнарының җитәрлек эшләмәве яисә тулысынча югалуы) һәм бавыр эшенең җиткелексезлегенә китерә. Хроник алкоголизм һәм бавыр җиткелексезлеге периодында галлюцинацияләр белән психозлар булгалый.

Бу — бик начар симптом — бавыр комасының алхәбәрчесе.

Алкогольдән бавыр зарарлануын дәвалау спиртлы эчемлекләрдән катгый « рәвештә баш тартуны таләп итә. Бавыр дистрофиясе булганда, бу адым сәла­ мәтләнүгә китерә. Авыр булмаган алкоголь гепатиты белән авыручылар да бу таләпне үтәсәләр һәм дөрес тормыш режимы белән яшәсәләр, сәламәтләнүгә өмет итә алалар. Гепатит кабатланып торганда, авырулар хастаханәдә дәва­ ланырга тиеш. Составында җитәрлек дәрәҗәдә аксым, углеводлар һәм ви­ таминнар булган ашамлыклар белән туклану кирәк. Бавыр җиткелексезлеге булганда, организмны аксымлы ризыклардан бераз чикләргә кирәк.

Бөерләрнең зарарлануы үзгәртү

Агулы нефропатияләр (бөердә була торган кайбер авыруларның гомуми атамасы). Бөер күзәнәкләренең этанол белән зарарлануы — авыру патогенезының төп буыны. Бөерләргә зыян килүнең беренчел чагылышы кискен агулы нефропатия. Гадәттә ул сидеккә бераз гына күләмдә кан чыгу һәм сидектә аксым булуы белән характерлана. Әгәр алкоголизм белән авыручылар хәмердән тыелып торса, 5-6 көннән соң сидек нормаль хәленә кайтырга мөмкин. Алкогольне озак, туктаусыз эчүчеләрнең бөерләре хроник гломерулонефрит авыруы билгеләрен алырга мөмкин һәм бу алга таба бөерләр эшенең җиткелексезлегенә китерә. Алкоголь гломерулонефриты гадәттә башка авырулар — бавыр циррозы, алкоголь кардиомиопатиясе һәм нерв системасының зарарлануы белән бергә табыла.

Бу очракта комплекслы дәва билгеләнә. Эчүне ташлауның яхшы нәтиҗәгә китергәнлеге бик күпләргә билгеледер.

Искәрмәләр үзгәртү