Алкоголь кардиомиопатиясе

Алкоголь белән кирәгеннән артык мавыгу бик еш йөрәкнең эчке зарарлануына китерә. Этанол турыдан-туры йөрәкнең миокардына тәэсир итеп, аның нерв регуляциясен һәм микроциркуляциясен боза.

Алкоголь кардиомиопатиясе
Саклык белгечлеге кардиология
ICD-9-CM 425.5[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C53653[1]

Матдәләр һәм энергия алмашының бозылуы, миокардның урынлы яки ) диффуз дистрофиясенә, йөрәк эшенең ритмы үзгәрүгә, соңрак йөрәк ; җиткелексезлегенә китерә.

Туктаусыз эчүдән чирләгән сырхауларны йөрәк тирәсендә бик еш тынычсызлап торган авырту күп очракларда алкоголь кардиомиопатиясенең билгесе дә булып тора. Гадәттә мондый авыртулар бик күп — берничә көн буе спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң күзәтелә. Акрынлап авырту йөрәгалдына тарала; ул сызлаучан, чәнчүчән, үзен даими рәвештә сиздереп торучан була, кайвакыт авырулар йөрәк тирәсендә яндыру тойгысына зарланалар. Авырту барлыкка килү физик йөкләнешкә бәйләнмәгән, стенокардия өянәгенә дә охшамаган була — күкрәк сөяге артында түгел кебек тоела. Авырту сәгатьләргә, тәүлекләргә сузылырга мөмкин һәм сулаганда һава җитмәү белән, йөрәк кагу, янбашлар туңу кебек билгеләр белән дә характерлана. Хәлен сорашканнан соң, стенокардиядән, инфаркттан аермалы буларак, башта авыруны кардиалгия белән чирли дип уйларга мөмкин.

Еш кына сырхау ыгы-зыгы килүчән була, зарларын стенокардия белән авыручыдан аермалы буларак, бик күп чит сүзләр кертеп сөйли, йөзе кызарып тора, аның бите, гәүдәсе тиз тирләүчән, дымлы куллары калтырый. Алкоголь кардиомиопатиясенең морфологик нигезе булган миокард 5 дистрофиясе кардиосклероз, миокардның кыскару сәләте бозылуы һәм йөрәк җиткелексезлеге симптомнары белән чагыла. Йөрәк җиткелексезлеге белән катлауланган алкоголь кардиомиопатиясе вакытында сырхау спиртлы эчемлекләрдән озак вакытка тыелып торса, йөрәкнең кыскару функциясе яхшырырга мөмкин. Кагыйдә буларак, эчкече яман гадәтләрен дәвам итсә, болар йөрәк җиткелексезлегенә, тик торганда тын бетүгә, вакыты-вакыты белән буылу өянәгенә, озак саклана торган тахикардиягә, шешенүләр, ә кайвакыт корсак куышлыгында сары су җыелуга китерә.

Йөрәк зурая, пульс басымы кими. Бу авыруларга спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартырга кирәк. Аларга аксымга бай ризык белән туклану һәм В группасы витаминнары кабул итү ярдәм итәргә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү