Украина татарлары
Украина татарлары — Украинада яшәүче татарлар. Хәзерге вакытта Украинада 73 304[1] татар яши.
Шактый татарлар Кырымда инде XIX—XX гасырларда яшәгән, ә кайберләре XIX—XX гасырларда Россиядән Украинага күчеп килгән. Әлеге татарлар бүгенге Украина татарларын тәшкил итә.
Украина татарларының зур өлеше Донецк шәһәрендә яши. Казан татарлары бу җирләрдә инде XIII гасырдан бирле яши дип санала[2].
Тарих
үзгәртүXIX гасырның азагында — XX гасырның башында элекке Запорожье һәм Дон чирүләре җирләренең сәнәгый үсеше шартларында Көнбатыш Украина җирләренә күп санда татарлар күчеп утыра.
1920 елда Харьков шәһәрендә Халык мәгарифе комиссарлыгы кармагында милли азчылыклар шурасы составында татар секциясе оештырылган. Ул Украина, аеруча Донбасс татарларның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен зур көч салган: мәсәлән, 1928 елның башында Донбасста 28 мәктәп, 5 клуб, 2 китапханә эшләгән.
Киевта яшәүче татарлар
үзгәртүКиевта яшәүче татарлар яки Киев татарлары — татар халкының Украинаның башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче территориаль төркеме. Украина татарларының бер өлеше булып торалар.
Киевта татарларның яшәве X гасырдан ук билгеле, мәсәлән XI гасырда Тугорхан ханның биредә резиденциясе булган.
Киев татарларының Киев татарлары милли-мәдәни үзәге каршында эшләүче мәчетләре бар.
XIX гасырга кадәр татарлар Киевта сәүдә эшендә катнашканнар. Бу татарларның дәвамчылары Киевта әле дә яшиләр әле. Шулай ук Киев Университетына белем алырга килгән татарлар да монда төпләнеп калган, алар арасында, мәсәлән, татар язучысы Галимҗан Ибраһимов та бар.
Бөек Ватан сугышына кадәр Киевта ике татар мәктәбе эшләп килгән.
Кызыклы фактлар
үзгәртү- Рәсми мәгълүматларга караганда, Украинаның иң бай кешесе — милләте буенча татар булган Ринат Әхмәтов [3].
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Украина бәйсезлегенә багышланган чарада Украина татарлары
- Украина татарлары (рус.)
- Туган тел оешмасы 2011 елның 18 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
- http://www.tatar-history.narod.ru/kiev_tatar.htm 2020 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
- Киевские татары. Александр Москалец. 2020 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.