Кече Пурга

авыл, район үзәге (Удмуртия, Россия)

Кече Пурга (удм. Пичи Пурга [3], рус. Малая Пурга́) ― авыл, Удмуртиянең Кече Пурга районы муниципаль округы һәм Кече Пурга авыл управасы (2021 елга кадәр Кече Пурга авыл җирлеге) административ үзәге. [4] Халык саны буенча ― 7604 кеше (2021)[5] Удмуртия авыллары арасында икенче урында тора (Завьялово авылыннан соң).

Кече Пурга
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Малопургинское сельское поселение[d][1] һәм Кече Пурга районы
Административ-территориаль берәмлек Малопургинское сельское поселение[d]
Сәгать поясы UTC+04:00
Халык саны 7768 (2012)[2]
Почта индексы 427820
Җирле телефон коды 34138
Карта

Кече Пурга Җиңү паркы

География үзгәртү

Авыл республика башкаласы Ижау шәһәре үзәгеннән көньякка таба 35 км ераклыкта, Татарстан белән чиктә урнашкан.

Транспорт үзгәртү

Республика башкаласыннан («Ижевск үзәк мәчете» тукталышыннан) Кече Пургага 323нче шәһәр яны автобусында барып җитәргә мөмкин, ул Можга тракты буенча билгеләнгән пунктка бара.

Иң якын тимер юл станциясе — Горький тимер юлының Ижау регионы Әгерҗе станциясе (Татарстан), авылдан көньякка таба 4 км ераклыкта урнашкан. [6]

Сәгать зонасы үзгәртү

Кече Пурга авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Пургинское авылы приходы 1859 елда ачыла, 1860 елда агач чиркәү төзелеше тәмамлана һәм 12 декабрьдә гыйбадәтханә Архистратиг Михаил хөрмәтенә изгеләндерелә. Вакыт узу белән гыйбадәтханә тузган һәм 1902 елда аңа алмашка таш чиркәү төзелгән, ул 1902 елның 3 гыйнварында изгеләндерелә. [7] Православие чиркәве каршында башлангыч чиркәү-приход мәктәбе ачыла. [8]

1921 елда Вотяк автономияле өлкәсе оешу сәбәпле, Кече Пурга волосте составындагы авыл Нократ губернасының Сарапул өязеннән яңа өлкәнең Ижау өязенә тапшырыла. 1929 елда Ижау өязе бүленгәндә, Кече Пурга районы оеша, авыл район үзәгенә әверелә. 1933 елда Кече Пурга авылында хастаханә төзелә. 1963 елның 1 февралендә район вакытлыча бетерелә һәм авыл 2 ел, 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Ижау авыл районы составына керә.[8]

2021 елдан Кече Пурга районы муниципаль округы үзәге.[8]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2002[9]20092010[10]2012[11]
6879764777117768

Икътисад үзгәртү

  • «Агростройснаб» предприятиесе
  • «Луч» предприятиесе
  • Кеч Пурга авыл урман хуҗалыгы
  • Транснефть
  • «Кече Пурга агропромэнерго» предприятиесе
  • «Удмуртавтодор»
  • «Сухарев сөте» ҖЧҖ
  • Көньяк электр челтәрләре ҖЧҖ

Мәгариф, мәдәният үзгәртү

Авылда эшләп килә [12]:

  • Өч балалар бакчасы («Колокольчик», «Италмас» һәм «Росинка»)
  • 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • Гимназия
  • Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
  • Мәгариф үзәге (кичке мәктәп)
  • Балалар иҗаты үзәге
  • «Пурга кизилиос» балаларны эстетик тәрбияләү үзәге
  • «Каскад» яшьләр үзәге
  • Район мәдәният йорты
  • Сәнгать мәктәбе
  • Музыка мәктәбе
  • «БЛЕСК» театр студиясе
  • Китапханә

Сәламәтлек саклау үзгәртү

  • Район үзәк хастаханәсе
  • Балалар поликлиникасы

Дин үзгәртү

 
Михаил Архангел чиркәве
Православие
  • Михаил Архангел гыйбадәтханәсе1902, архитекторлар В. М. Дружинин, И. А. Чарушин, төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле. Удмуртия митрополиясенең Сарапул епархиясе Кече Пурга благочиниясенә карый. [13]

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6XGMZPE6J
  3. Малопургинский Районный Совет депутатов. О наименованиях населённых пунктов и рек Малопургинского района на удмуртском языке. bestpravo.com. әлеге чыганактан 2014-03-15 архивланды. 2010-04-19 тикшерелгән.
  4. Закон Удмуртской Республики от 11.05.2021 № 43-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Малопургинского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа». әлеге чыганактан 2021-05-15 архивланды. 2023-02-04 тикшерелгән.
  5. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  6. Общие сведения о Малопургинском районе на сайте Госсовета УР..(үле сылтама)
  7. ЦГА УР. Фонд 303. Михайло-Архангельская церковь села Малая Пурга Малопургинского района УАССР. ЦГА УР. әлеге чыганактан 2010-02-25 архивланды. 2010-04-24 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 8,2 История района. Администрация муниципального образования «Малопургинский район»
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  10. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
  11. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
  12. Перечень образовательных учреждений Малопургинского района. әлеге чыганактан 2012-04-11 архивланды. 2012-04-11 тикшерелгән.
  13. Сайт Свято-Михаило-Архангельского храма села Малая Пурга Малопургинского района Удмуртской Республики
  14. Герой Социалистического Труда Орлов Михаил Захарович. Герои страны(рус.)

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү