Завьялово (Удмуртия)

авыл, муниципаль округ үзәге (Удмуртия, Россия)

Завьялово (удм. Дэри, Завьял, рус. Завья́лово) ― авыл, Удмуртиянең Завьялово районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Завьялово авыл җирлегенең административ үзәге. [3] Удмуртиядәге иң зур авылларның берсе: халык саны – 11066 (2021).[4]

Завьялово
Илтамга
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Муниципальное образование «Завьяловское»[d][1] һәм Завьялово районы
Административ-территориаль берәмлек Муниципальное образование «Завьяловское»[d]
Сәгать поясы UTC+04:00
Халык саны 9243 (2012)[2]
Почта индексы 427000
Рәсми веб-сайт zavialovo.ru
Җирле телефон коды 3412
Карта
 Завьялово Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Авыл республика башкаласы Ижау шәһәре үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 18 км ераклыкта, Позимь елгасының сулъяк кушылдыгы Быдвайка елгасы ярында, Ижевскины әйләнеп үтүче автомобиль юлы белән Гольян тракты урамы киселешендә урнашкан.

Транспорт үзгәртү

Республика башкаласы Ижаудан 301, 321 номерлы автобуслар (маршрутларга Ижевск шәһәренең 2нче автобус предприятиесе хезмәт күрсәтә), 319, 357 номерлы автобуслар, № 101, 341, 353, 363, 367 һ. б. маршрут таксилары йөри.

Авыл зур булуга карамастан, җәмәгать транспорты маршрутлары нибары ике урам: Гольян һәм Калинин урамнары буйлап уза.

Сәгать зонасы үзгәртү

Завьялово авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Авылга (село) нигез салыну датасы дип 1749 елның 11 феврале — Синод тарафыннан 12 авыл кергән приходны ачу һәм Изге Николай гыйбадәтханәсен төзү турында карар кабул ителгән көн санала. [5] Завьялово («Дери Чудьи, Завьялово тож») турында беренче мәртәбә 1710 елгы җанисәптә телгә алына [6], авылда 55 хуҗалык булуы теркәлгән, бөтен көньяк һәм үзәк Удмуртиядә иң зур удмурт торак пунктларының берсе исәпләнгән.[7] Әүвәлге исемнәре – Дэри (удм. Дэри — «Шапшак, пычрак», Деринка елгасы исеме), Дери, Дери-Чудья, Никольское.

1774 елның июнендә Завьяловода Крестьяннар сугышы җитәкчесе Емельян Пугачев штабы урнашкан булган. [6][8]

Унынчы ревизия мәгълүматлары буенча, 1859 елда казна авылы Завьяловода 96 хуҗалыкта 731 кеше яшәгән, авыл училищесы, почта станциясе, 4 тегермән һәм тимерчелек эшләгән. Авыл Нократ губернасының Сарапул өязенә карый.

1918 елда Завьялово кешеләре Ижау-Воткинск восстаниесе(рус.) вакыйгаларында катнаша. 17 августта Ижаудагы восстаниене бастыруга юнәлтелгән Антонов-Овсеенко(рус.) отряды авылны ала һәм биредә үз штабын оештыра. Әмма 20 августта кызылармеецлар Завьяловодан подполковник Власовның Ижау гыйсъянчылары отряды тарафыннан куып чыгарыла. Ижауны Азин дивизиясе штурмлаган вакытта Завьялово аша фетнә күтәргән ижаулыларның бер оборона линиясе уза. 6 ноябрьдә авыл артиллерия утына тотыла, 7 ноябрьдә авыр сугыштан һәм штык һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр тарафыннан яулана. [9][10]

1929 елда Вотяк автономияле өлкәсендә Ижау районы төзелә, анда Завьялово да керә. 1937 елда үзәге Завьялово булган Завьялово районы төзелә. [11] 1963 елда Завьялово районы һәм күрше районнарның бер өлеше үзәге Ижау булган, яңа оешкан Ижау авыл районына кертелә, әмма 1965 елда район үзәге кабат Завьяловога күчерелә һәм район Завьялово районы итеп үзгәртелә. [12][13]

2021 елдан – Завьялово районы муниципаль округы административ үзәге. [14]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2002[15]2010[16]2012[17]
745789869243

Икътисад үзгәртү

Удмурт электроремонт заводы, Урман хуҗалыгы, колхоз. «Удмуртгеология»геология-эзләү экспедициясе конторасы. [18] «РосЕвроплант» ЯАҖ — алман селекциясе сортлы орлык бәрәңгесе үстерү буенча Россия-Алмания уртак предприятиесе. [19]

Авыл халкының бер өлеше Ижау икътисадына маятник миграциясе рәвешендә җәлеп ителгән.

Завьяловода җирле һәм федераль кибетләр челтәрләре супермаркетлары («Магнит», «Пятерочка») эшли. [20]

Мәдәният, социаль өлкә үзгәртү

 
Музей

Хәзерге вакытта Завьяловода аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе, коррекция интернаты, спорт мәктәбе, 2 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, хастаханә, «Үзәк» мәдәният комплексы, китапханә, район тарих һәм мәдәният музее (2000 елда ачылган), яшьләр үзәге бар.

Богоявление чиркәве һәм Емельян Пугачев штабы урнашкан йорт региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. [21]

Дин үзгәртү

 
Завьялово чиркәве
Православие
  • Могҗиза ясаучы Николай гыйбадәтханәсе ( ru) [22]

Шәхесләр үзгәртү

  • Һаҗәр Абашева (1932), психоневрология интернаты директоры, районның мактаулы гражданы (2018).
  • Манефа Барышникова (1934―2012), район башкарма комитеты рәисе (1985-1990), районның мактаулы гражданы (1995).
  • Татьяна Кощеева (1954), Удмуртиянең атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, районның мактаулы гражданы (2021). [23]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6XGMZPE6J
  3. Закон Удмуртской Республики от 11.05.2021 № 43-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Якшур-Бодьинского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа». әлеге чыганактан 2021-05-15 архивланды. 2023-02-03 тикшерелгән.
  4. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. История Завьялово. Когда Завьялово стало называться селом. әлеге чыганактан 2014-05-18 архивланды. 2023-02-03 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Достопримечательности Завьяловского района.(үле сылтама)
  7. История Завьялово. Начало XVIII века.. әлеге чыганактан 2014-05-18 архивланды. 2023-02-03 тикшерелгән.
  8. История Завьялово. Участие крестьян в восстании Емельяна Пугачёва. әлеге чыганактан 2016-08-01 архивланды. 2023-02-03 тикшерелгән.
  9. Н. Заяц Очерк об Ижевско-Воткинском восстании. әлеге чыганактан 2013-06-19 архивланды.
  10. Н. Заяц Очерк об Ижевско-Воткинском восстании. әлеге чыганактан 2013-06-19 архивланды.
  11. История Завьяловского района, archived from the original on 2019-10-04, retrieved 2023-02-03 
  12. Архивный отдел аппарата Главы муниципального образования, Совета депутатов и Администрации МО «Завьяловский район» № ф. 1, Отдел народного образования исполнительного комитета Ижевского районного Совета депутатов трудящихся (1934—1965). ЦГА УР. әлеге чыганактан 2010-02-25 архивланды. 2010-04-24 тикшерелгән.
  13. Архивный отдел аппарата Главы муниципального образования, Совета депутатов и Администрации МО «Завьяловский район» № ф. 39, Завьяловский районный Совет народных депутатов и его исполнительный комитет (1965—1994). ЦГА УР. әлеге чыганактан 2010-02-25 архивланды. 2010-04-24 тикшерелгән.
  14. Закон Удмуртской Республики от 29.04.2021 № 36-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Киясовского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа».
  15. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  16. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
  17. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
  18. Завьялово в энциклопедии «Удмуртская Республика». әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2023-02-03 тикшерелгән.
  19. ЗАО «РосЕвроплант» — выращивание и продажа семенного и продовольственного картофеля. әлеге чыганактан 2009-03-02 архивланды.
  20. Завьяловский район сегодня, archived from the original on 2023-01-29, retrieved 2023-02-03 
  21. Объекты культурного наследия (памятники истории и культуры) регионального (Удмуртской Республики) значения. әлеге чыганактан 2014-02-01 архивланды. 2023-02-03 тикшерелгән.
  22. Храм святителя Николая архиепископа Мир Ликийских, Чудотворца с. Завьялово. Официальный сайт прихода
  23. ПОЧЕТНЫЕ ГРАЖДАНЕ Завьяловского района(үле сылтама)

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Главная. Официальный сайт ОМСУ Завьяловского района