Камелот (ингл. Camelot) — Артур патшаның Түгәрәк өстәле урнашкан һәм гомеренең зур өлеше узган легендар рыцарь сарае. Төгәл урыны билгеле түгел.

Густав Доре гравюрасында Камелот, 1868

Этимология

үзгәртү

Атамасының килеп чыгышы әлегә билгеле түгел. Артур циклына караган урта гасырлар француз романында атаманың төрле язмалары бар, шул исәптән : Camaalot, Camalot, Chamalot, Camehelot (кайвакыт— Camchilot), Camaaloth, Caamalot, Camahaloth, Camaelot, Kamaalot, Kamaaloth, Kaamalot, Kamahaloth, Kameloth, Kamaelot, Kamelot, Kaamelot, Cameloth, Camelot, шулай ук Gamalaot[1][2][3].

Танылган Артур галиме Эрнст Брюггер «Камелот» атамасы Уэлльс телендәге «Камланн» сүзеннән килеп чыккан дип саный. Артур катнашкан соңгы бәрелеш «Камланн янындагы көрәш» дип аталган.

Урта гасырлар һәм аеруча Артур әдәбияты буенча иң абруйлы белгечләрнең берсе, Америка галиме Роджер Шерман Лумис бу исем «Кавалон» сүзеннән килеп чыккан дип саный. Ул «Авалон» сүзен үзгәртеп ясалган. (Бретон теле тәэсирендә).[4] Моннан тыш, ул Кавалон/Камелот атамасы Артурның легендаларда сакланган тагын бер резиденциясе — Карлион (яки уэльсча, Кайер Ллеон) белән буталчык килеп чыгу аркасында барлыкка килгән булырга ихтимал, дип саный.

Кайбер галимнәр бу исемнең Романо-Британия топонимы Камулодун сүзеннән барлыкка килүен фаразлыйлар. Бу урын Британиянең тимер гасырында барлыкка килгән һәм Рим Британиясенең беренче башкалаларының берсе булган. Рим империясен, шулай ук Римнан соңгы Британия тарихын өйрәнгән инглиз тарихчысы Джон Моррис үзенең «The Age of Arthur: A History of the British Isles from 350 to 650» [5] китабында шулай ук" Камелот "исеме бриттлар риваятьләрендә, мөгаен, " алтын гасыр "тәэсирендә барлыкка килгән, дип саный. Бу гасыр Рим хакимлеге астында тынычлык һәм чәчәк ату чоры булган, һәм, мөгаен, Британиянең Рим империясе вакытындагы борынгы башкаласы — Камулодун шәһәрен аңлата. Риваятьләр буенча, Камелот Саксония тарафыннан яулап алынганчы Британия, Ирландия һәм Бретань (Франция) белән идарә иткән. Камелотта Артур Европаның иң танылган рыцарьларын җыйган искиткеч сарай булдыра, алар түгәрәк өстәл рыцарьларына әвереләләр. Камелот Изге Граальны эзләүдә башлангыч була.

 
Камелоттагы түгәрәк өстәл рыцарьлары

Артур турындагы иң борынгы хикәяләрдә Камелот бу исеме белән аталмый. «Камелот» беренче тапкыр XII гасырда Кретьен де Труа (фр. Chrétien de Troyes) тарафыннан язылган Ланцелот (фр. Lancelot) романында искә алына. 1929-нчы елда тарихчы Урбан Холмс әлеге язучы Өлкән Плинийның «Табигать тарихы» белән таныш булуы турында әйтә, ә бу әсәрдә нәкъ Камулодун искә алына. Ләкин, бу очракта, ни өчен де Труаның үз романында бүтән исем кулланырга теләгәне аңлашылмый кала. Әгәр дә без Труаның яңа, фантастик хикәяләр һәм каһарманнар тудырырга яратканын исәпкә алсак (автор фантазиясенең мисалы — Артур романнарында Ланселот белән Гвиневра патшабикә арасындагы мәхәббәтне беренче тапкыр телгә алу), «Камелот» атамасышулай ук уйдырма булырга мөмкин.

Урнашу

үзгәртү

Төрле авторлар төрле вакытта Камелотны төрле урыннарга урнаштыралар. Сэр Томас Малори (фр. Sir Thomas Malory) «Артурның үлеме» романында (фр. Le Morte D'arthur, XV гасыр) сарайны Винчестерда урнаштырган. Джеффри Монмут (ингл. Geoffrey Monmouth) үзенең Британия патшалары тарихында (якынча 1136 еллар) Камелотны Уэльстагы Карлеон сарае белән тиңләштергән (ингл. Caerleon). Шулай ук Криммих шәһәре Уэльс җиренә карый. Күрәсең, Ирландия диңгезе йоткан хәрабәләр Криммих җире ярында урнашкан.

Тагын бер мөмкин булган урнашу урыны борынгы Камулодун булырга мөмкин. Бу урынны хәзерге вакытта Колчестер шәһәрен били.

Британия тарихчысы Кристофер Гидлоу (ингл. Christopher Gidlow) тикшеренүләре буенча[6] , ул Англиянең көнбатышындагы Чешир графлыгы Честер шәһәренең амфитеатрында урнашкан булырга мөмкин.

Популяр культурада

үзгәртү

Сәнгатьтә

үзгәртү
  • «Камелот» — Легенда Кеше Ben Taylor ExCaL @excal2600 / https://www.youtube.com/@excal2600/videos
  • «Камелот» — Артур легендаларына нигезләнгән мюзикл (АКШ, 1967).
  • «Камелот» — Артур патша легендасына нигезләнгән телевизион сериал (2011)
  • «Камелот» — Америка рок-төркеме (1991 елдан).
  • «Камелот» һәм «Камелот 2» — Запашныйлар циркының тамашалары.
  • «Камелот-З» — сәнгать рок-төркеме.
  • «Мерлин» — фантастик телевизион сериал (Бөекбритания 2008—2012).
  • " Kaamelott " — көлкеле фантастик сериал (Франция, 2005—2009).

Бүтәннәр

үзгәртү
  • «Камелот» — Воронеж игъланнары һәм реклама газетасы (1994 елдан).

«Камелот» төшенчәсе Артур патша исеме белән тыгыз бәйләнгәнлектән, Артурия мәкаләсендә Камелотны искә алган китаплар, фильмнар һәм башка әсәрләр исемлеге даими яңартылып тора.

Моны да карагыз

үзгәртү

Артур патша

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Loomis, Roger Sherman. Arthurian tradition & Chrétien de Troyes. — Columbia University Press, 1961. — С. 480.
  2. Sommer, Heinrich Oskar. The Vulgate Version of the Arthurian Romances: Lestoire de Merlin. — Carnegie Institution, 1916. — С. 19.
  3. Brugger, Ernst. Beiträge zur Erklärung der arthurischen Geographie. — Zeitschrift für französische Sprache und Literatur, Vol. 28. — 1905. — С. 1—71.
  4. Loomis, Roger Sherman. .
  5. John Robert Morris. The Age of Arthur: A History of the British Isles from 350 to 650. — Scribner Book Company, 1973. — 665 с. — ISBN 068413313X.
  6. Martin Evans (2010-07-11). Historians locate King Arthur's Round Table. http://www.telegraph.co.uk. Telegraph Media Group Limited. әлеге чыганактан 2021-11-15 архивланды. 2018-03-23 тикшерелгән.