Артуриана
Артуриана (ингл. Matter of Britain — Британия риваятьләре) — Бөекбритания, аның легендар кыйраллары һәм аеруча Король Артур белән Түгәрәк өстәл рыцарьлары турында риваятьләр һәм әсәрләр җыелмасы.
Әлеге риваятьләрдә Король Коль, Утер Пендрагон, Амброзий Аврелиан һәм башка күренекле шәхесләр телгә алына. Аеруча зур игътибар Король Артур һәм аның тирәлегенә бирелгән: Мерлин, Джиневра, Түгәрәк өстәл рыцарьлары, Фея Моргана һәм башкалар.
Киноларда
үзгәртү- 1953 — «Түгәрәк өстәл рыцарьлары» (Knights of the Round Table). Төп рольләрдә: Мел Феррер һәм Ава Гарднер.
- 1963 — «Таштагы кылыч» (The Sword in the Stone), Уолт Дисней мультфильмы.
- 1967 — «Камелот» (Camelot), бродвей мюзиклы экранизациясе.
- 1981 — «Эскалибур».
- 1988 — «Король Артур янында яңа янки маҗаралары». Артур ролендә — Альберт Филозов.
- 1995 — «Беренче Рыцарь» (First Knight). Төп рольләрдә: Шон Коннери һәм Ричард Гир.
- 1998 — «Мерлин» (Merlin). Төп рольдә: Сэм Нил.
- 2001 — «Авалон томаннары» (The Mists of Avalon). Мэрион Зиммер Бредли китабы нигезендә телефильм.
- 2004 — «Король Артур» (King Arthur / Knights of the Roundtable).
- 2007 — «Соңгы Легион» (The Last Legion).
- 2007 — «Артур һәм минипутлар» (Arthur et les Minimoys) — Люк Бессонның балалар өчен фильмы.
- 2008 — «Мерлин» (Merlin) — британ фэнтези телесериалы. Риваятьләргә нигезләнсә дә, традицион мифлардан нык аерыла. Сериалда яшь Мерлин һәм Артур тасвирлана.
- 2011 — Камелот (телесериал)