Түгәрәк өстәл рыцарьлары

Түгәрәк өстәл рыцарьлары (ингл. Knights of the Round Table) яки король Артур рыцарьларыкороль Артур турындагы британ эпосы һәм соңрак чыккан романнар һәм фэнтэзи каһарманнары. Кайбер риваятьләр буенча аларның саны 150 кешегә кадәр җиткән. Кайбер рыцарьларның тарихи прототиплары да булырга мөмкин.

Король Артур һәм аның түгәрәк өстәл артында утырган рыцарьлары

Түгәрәк өстәл рыцарьлары төрле әсәрләрнең каһарманнары булган, шуңа күрә аларның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел. Шулай булса да, әсәрләрдә даими очраган рыцарьларны санап була:

  • Гавейн, Артурның туганы, аның «уң кулы».
  • Ланселот, җиңә алмаслык рыцарь, ләкин корольлек аның сәбәпле һәлак була.
  • Галахад, Ланселотның улы, Изге Граальне эзләүче.
  • Парцифаль, Изге Граальне эзләүче.
  • Борс, Изге Граальне эзләүче.
  • Кей, Артурның туганы.
  • Мордред, Артурның туганы, аңа хыянәт итә. Нәтиҗәдә алар Артур белән бер-берсен үтерә.
  • Бомейн, Гавейнның кардәше.
  • Уриен, Артурның туганы.
  • Ивейн, явыз сихерче Моргана улы.
  • Оуэн, фонтан графы.
  • Бедивер, Каммлан янындагы сугыштан соң исән калган соңгы рыцарь.
  • Гахерис, Гавейнның кардәше.
  • Агравейн, Гавейнның кардәше.

Сылтамалар үзгәртү