Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе
Кама дәүләт инженер-икътисади академиясе (ИНЭКА) — Татарстан Республикасының иң зур белем бирү учрежденияләренең берсе. Барлыкка килүе Чаллы шәһәрендә КАМАЗ төзелү һәм ширкәтне инженер белемле кадрларын туплау белән бәйле.
Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе | |
Нигезләнү датасы | 1980 |
---|---|
Рәсми исем | Камский политехнический институт, Камский государственный политехнический институт һәм Камская государственная инженерно-экономическая академия |
Кыскача исем | КамПИ һәм ИНЭКА |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Чаллы |
Урам | Тынычлык проспекты |
Ана ширкәт | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Алмаштырылган | Казан федераль университетының Чаллы институты[d] |
Гамәлдән чыгу датасы | 2012 |
Адрес | 423810, Россия, Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты 68/19 йорт |
Рәсми веб-сайт | ineka.ru һәм kampi.ru |
Эшләү еллары | 1980–2012 |
---|---|
Ректор | Шибаков Владимир Георгий улы |
Урынлашу | |
Сайт | ineka.ru һәм kampi.ru |
Тарих
үзгәртүКама инженер-икътисад академиясе 1980 елда Казан төзүче-инженерлар институты нигезендә Кама политехника институты (КамПИ) исеме астында Яр Чаллы шәһәрендә оеша. Академиянең ачылуы КамАЗ төзелү белән бәйле.
2001 елдан әлеге уку йорты Кама дәүләт политехника институты дип аталып йөртелә башлый. Хәзерге көндә аның тулы исеме Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе (КДИИА).
Вузның беренче ректоры В.А.Саламашкин була. 1996 елда ректор итеп Ә. Хәйруллин сайлана. 2007 елда ректор итеп В. Шибаков сайлана. Аның вәкаләтләре 2012 елның апрелендә төгәлләнә.
Академиядә 7 факультет: автоматизация һәм прогрессив технологияләр факультеты, автомеханика; төзүчелек; икътисад; дистанцион белем бирү үзәге; читтән торып уку факультеты; квалификацияне күтәрү һәм өстәмә белем бирү факультеты бар. Шулай ук академия составына икътисад колледжы; автоматизацияләү һәм прогрессив технологияләр колледжы; автомеханика һәм төзүчелек колледжлары керә.
Академиянең 4 уку бинасы, 4 студентлар тулай торагы, спорт комплексы, мәдәни-эшлекле үзәк, «Дубравушка» ял итү базасы бар.
Хәзерге вакытта академиядә 400 дән артык укытучы эшли, көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 12 меңнән артык студент белем ала. Академиядә яхшы сыйфатлы белем бирү өчен барлык уңайлыклар да бар, хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган аудиторияләр, компьютер класслары, зур санау техникасы паркы, бай китапханә булдырылган.
2012 елның 27 апрелендә Мәгариф Министрлыгы карары нигезендә КФУ составына кертелә.[1]
Әлләни озак та үтми, 2017 елның июлендә Рособрнадзор КФУның «Чаллы филиалы»на студентлар кабул итүен тыя.[2]
Шәхесләр
үзгәртүРекторлар
үзгәртүУкытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе укытучылары.
- Владимир Завадский — җитештерү менеджменты кафедрасы мөдире, икътисади фәннәр докторы, профессор (1989).
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1938 | Владимир Завадский | Уфа дәүләт авиация техник университеты | университет профессоры |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1976-02-23 | Андрей Каргинов | автоузышчы truck racing driver rally raid automobile driver |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ КФУ барчасын йотарга җыена?(үле сылтама) (рус.)
- ↑ Рособрнадзор запретил прием в набережночелнинский филиал КФУ