Кама Аланы байрагы

Кама Аланы байрагы (рус. Флаг Камских Полян) — Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең рәсми символларының берсе (байрак). Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2007 елның 1 мартында Түбән Кама муниципаль районы «Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге шурасының 2007 елның 1 мартындагы 5нче (10нчы[1]) карары белән раслана [2].
Россия байрагы РФ дәүләт геральдика регистрына 3153нче сан белән,
Татарстан байрагыТатарстанның геральдика реестрына 95нче сан белән теркәлгән.

Кама Аланы байрагы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

1 март 2007

Дәүләт геральдик регистрында номер

3153

Байрак авторы

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Идея флага

Д.Гыйззәтуллин
Р.Шиһабетдинов

Нисбәте

2:3

Тасвирлама үзгәртү

Байрак киңлеге 2:3 булган турыпочмаклы зәңгәр тукымадан гыйбарәт, ул җирлек гербыннан ясалган фигураны — таш нигезгә бастырылган, сары төстәге, кызгылт сары һәм кара детальләре булган такта җил тегермәнен үз эченә алган

Символлар нигезләмәсе үзгәртү

Герб символлар теле белән һәм аллегорияләр аша бистәнең мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гадәттә тегермән (җил тегермәне(рус.)) уңдырышлылык, уңыш, тырышлык, хезмәт символы булып тора. Шуңа күрә гербтагы алтын төсендәге тегермән җирле халыкның хезмәт сөючәнлеген, аларның булдыклылыгын, һөнәрмәнлеген аллегорик рәвештә күрсәтә. Бу — үҗәтлек, алга хәрәкәт итү, кыенлыкларны җиңү һәм уңышка ирешү символы. Моннан тыш, биредә тегермән — торак пунктның бай тарихи мирасы образы.

Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе XVI гасырдан билгеле булган, XVIII гасырXIX гасырның беренче яртысында Ижевск корал заводына(рус.) беркетелгән дәүләт крестьяннары яшәгән Полянки авылы урынында барлыкка килә. Авыл бай һәм бөтен тирә-юньгә тегермәннәре күп булу белән дан тоткан, алар 12дән дә ким булмаган. Кама Аланына он тартырга тирә-юнь авыллардан халык җыела торган була. XX гасыр башында авылның шулай ук Кама елгасында ел саен 300 мең потка кадәр төрле тауар (күпчелек утын, икмәк) озатырга сәләтле пароход пристане булган. Авыл шул вакыттан Кама Аланы исемен алган. Хәзер дә җирле халык соңгы тегермәннең кайда торганын хәтерли һәм күрсәтә ала[1].

Алтын – байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы.

Кырның зәңгәрсу төсе, су киңлекләре символы, җирлеккә үз исемен биргән Кама елгасына күрсәтә. Шулай ук зәңгәр төс аллегория аркылы табигать байлыгын, җирлекнең экологик чисталыгын чагылдыра.

Авторлар үзгәртү

Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.

Идея авторлары үзгәртү

Геральдик яктан төгәлләү төркеме үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6
  2. «О гербе (геральдическом знаке) муниципального образования «поселок городского типа Камские Поляны» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан». 2020 елның 16 июнь көнендә архивланган. Официальный сайт Нижнекамского муниципального района(тат.)(рус.)