Калып:Баш бит/Вакыйгалар/3 гыйнвар
Җир Кояшка иң якын килә (147 миллион километр), Квадрантидлар метеорит яңгырының иң көчле явуы, Бразилиядә — Балигъ булмаганнарга карата юстиция, Буркина Фасода — Халык инкыйлабы, Төркиядә — Мәрсин шәһәренең азат ителү, Япониядә — Тамасесери фестивале көне
- 1501 — мәшһүр үзбәк шагыйре, фәлсәфәче Алишәр Нәваи вафат.
- 1892 — үзенчәлекле инглиз язучысы Джон Толкин дөньяга килә.
- 1918 — Милләт Мәҗлесенең гомуми утырышында Идел-Урал штаты проекты тикшерелә. Аны гамәлгә кертү буенча махсус комиссия төзелә.
- 1923 — чех язучысы Ярослав Һашек вафат була.
- 1928 — актриса Рауза Хәйретдинова дөньяга килә.
- 1928 — язучы һәм драматург Шамил Бикчурин туа.
- 1933 — татар шагыйре, язучы Илдар Юзеев туа.
- 1947 — татар шагыйре Зөлфәт дөньяга килә.