Калып:Баш бит/Вакыйгалар/24 май
Россия Федерациясендә — Кирилл һәм Мефодий көне, Эквадорда — Пичинча бәрелеше көне, Эритреядә — Бәйсезлек бәйрәме, h.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1543 — күренекле астроном һәм галим Николай Коперник вафат.
- 1883 — АКШның Нью-Йорк шәһәрендә шул вакытта дөньяның иң зур асылма күпере ачыла.
- 1905 — рус язучысы Михаил Шолохов туа.
- 1925 — Комсомольская правда газетасының беренче саны чыга.
- 1936 — сәясәтче, галим, тарихчы, профессор Индус Таһиров дөньяга килә.
- 1949 — татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева туа.
- 1957 — Мәскәүдә Татар мәдәнияте ункөнлеге башланды.
- 1984 — татар шагыйре, язучы Фидаил Мәҗитов дөньяга килә.
- 1985 — татар әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин дөнья куя.
- 2001 — Рус Википедиясендә беренче мәкалә языла.
- 2008 — Россия Федерациясе җырчысы Дмитрий Билан Евровидение 2008 җыр бәйгесендә җиңү яулый.