Калып:Баш бит/Вакыйгалар/11 июль
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/11 июль битеннән юнәлтелде)
БМОда — Бөтендөнья халкы көне, Бельгиядә — Фламанд җәмгыяте көне, Кирибатида — Инҗил көне, Кытай Халык Җөмһүрияте — Диңгезчелек көне, һ.б.
- 1405 — кытай адмиралы Чжэн Хэ Африка ярларына сәяхәткә кузгала.
- 1912 — язучы, фольклорчы, әдәбият белгече Кирәй Мәргән дөньяга килә.
- 1918 — азәрбайҗан шагыйре Аббас Сәһһәт вафат була.
- 1925 — татар композиторы Алмаз Монасыйпов дөньяга килә.
- 1960 — Франция үзенең элекке колонияләре арасына кергән Бенин, Нигер, Буркина Фасо, Чад, Конго Демократик Җөмһүрияте һәм башка илләргә бәйсезлек бирергә ризалыгы турында хәбәр итә.
- 1995 — Босния сугышы вакытында серб гаскәрләре Сребреницаны басып алалар.
- 2004 — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим вафат була.
- 2005 — Татарстан хөкүмәте карары белән Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-Америка төбәк институты юк ителә.
- 2010 — Футбол буенча дөнья беренчелегендә беренче тапкыр Испания милли җыелмасы беренче урынны яулый.