Каз канаты (халык бию ансамбле)

Казан университетының татар халык биюе ансамбле

«Каз канаты» халык бию ансамблеКазан университетының татар халык биюе ансамбле. 1977 елның көзеннән бирле эшли.

«Каз канаты» халык бию ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1977

Таркалган

1997-2005

Илләр

ССРБ ССРБ
Русия Русия

Шәһәр

Казан

Тел

рус, татар

Элекке
катнашучылар

Габдрахман Сәлимов, Фердинанд Гыймадиев, Заһир Исрафилов[1], Васил Гарифуллин[2]

Барлыкка килүе үзгәртү

1977 нче елның октябрендә Казан дәүләт университетының Студентлар клубы каршында оештырыла. Җитәкчесе Татар дәүләт опера һәм балет театрының элеккеге балет артисты Габдрахман Фәрит улы Сәлимов була. Ул – үзендә классик бию сәнгате күнекмәләрен һәм халык үзешчән бию коллективларында эшләү тәҗрибәсен дә бер үк дәрәҗәдә уңышлы үзләштергән шәхес. Үз профессиясенә мөкиббән, татар фольклорын, музыкасын һәм биюләрен тирәнтен аңлаучы һәм белүче, үзендә сәхнә тоемы һәм хореография осталыгын, бию техникасын оста берләштергән Г.Сәлимов дәресләр башлануның беренче көннәреннән үк милли сюжетка корылган «Каз канаты» биюен куярга алына, ансамбль дә әлеге гаҗәеп матур һәм халыкчан рухлы биюнең исеме белән атала башлый. Ансамбль оешкан елда ук сюжетлы ике бию сәхнәгә чыгарыла – болар татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына нигезләнеп эшләнгән «Каз канаты» һәм «Туй» биюләре. 1978 елда ук әлеге биюләр башта факультетның, аннан университетның үзешчән сәнгать буенча йомгаклау концертларында катнашу хокукын яулый, аннары – вузара концертка, ниһаять, шул ук елда «Каз канаты» шәһәр буенча йомгаклау концерты дипломанты исемен алуга ирешә. Бу яшь коллективның гаҗәеп уңышы була. Ансамбльдә университетның барлык факультеты студентлары шөгыльләнә. Коллективның репертуары төрлеләнә, шәһәр буенча оештырылган бер генә җитди концерт та ул елларда «Каз канаты»ннан башка үтми.

Танылуы үзгәртү

Өч-дүрт ел эчендә ансамбль берничә тапкыр башкаланың барлык театрлары сәхнәләрендә, Вильнюс, Алма-Ата, Алабуга, Арча һ.б. шәһәрләрдә чыгышлар ясый. «Җиде кыз» (башкорт), «Вальс» (С.Сәйдәшев муз.), «Колхоз яшьләре», «Печәнчеләр», «Һинд» (3 кешелек), «Башкорт егете», «Башкорт кызы», «Зәңгәр шәл» кебек яңа биюләр ансамбль репертуары тарихының аерым сәхифәләре булып, бер-бер артлы тамашачы мәхәббәтен һәм кырыс жюри хөрмәтен казана. 1981 елда университетны тәмамлап бию ансамбленең беренче составының күп өлеше китеп бара, аңа яшь һәм сәләтле яңа көчләр килә. Ансамбль халык исеменә лаек була, репертуарын «Керәшен татарлары», «Бормалы су», «Алты кыз», «Аучылар», «Татар полькасы», «Себер татарлары», «Дала бөркетләре» (калмык), «Язгы шаярулар» кебек биюләр белән тулыландыра. Г.Сәлимов 15 елга якын ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе була.

Пост-коммунист чорда үзгәртү

1992–1993 елларда «Каз канаты» ансамблен Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Татарстанның халык артисты Фердинанд Гыймадиев җитәкли. 1997 елдан ансамбль эшчәнлеге тукталып тора, әмма 2005 елда студентларның теләге һәм Казан университетының Социаль тәрбия эшләре идарәсе булышлыгы белән торгызыла, А.Ибраһимова җитәкчелегендә яңадан эшен җанландырып җибәрә. 2006 – 2010 елларда Д.Сәмигуллина хореограф була. «Каз канаты»ның берничә буын биючеләре хәзерге көндә дә үзара бәйләнештә яшиләр. Коллективның элеккеге биючеләре арасында профессорлар, фән докторлары, доцентлар, хокук хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, укытучылар һ.б. һөнәр ияләре бар. Аларны халык иҗатына, татар сәнгатенә мәхәббәт, ансамбльнең җитәкчесе Габдрахман ага Сәлимовка булган тирән ихтирам хисләре рухи яктан берләштерә. Уртак тырышлык белән 2013 елда ансамбль оешуның 35 еллыгына багышланган китап басылып чыкты. Әлеге басмада ансамбльнең тарихы һәм эшчәнлеге яктыртыла, аның җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габдрахман Фәрит улы Сәлимов турында истәлекләр, ул куйган кайбер биюләрнең тасвирламалары туплап бирелә.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • "Каз канаты каурый-каурый" / Төз. Ф.Исрафилова, Р.Хәлиуллина. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2013. – 272 б.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү