Казан районнары

Казанның административ өлешләре

Казан шәһәре 7 административ районга бүлегән.

Казан районнары
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Урын Казан
Әсәрнең кисәкләр саны 7
Нинди вики-проектка керә QRpedia.KZN

Районнар үзгәртү

Исемлек һәм тасвирламалар үзгәртү

Район Халык,
мең кеше
Мәйдан,
га
Тасвирлама
1 Авиатөзелеш 111,2 3 891 Берничә торак квартал-микрорайонны һәм берничә перифериядәге тораклыкны да үз эченә кертеп шәһәрнең төньяк өлешен алып тора. Исеме территориясендә вертолет, авиатөзелеш һәм мотор төзү заводлары урнашу сәбәпле бирелгән. 1994 елда барлыкка килә.
2 Вахитов 83,0 2 582 Шәһәрнең үзәк өлешен алып тора. Вахитов районының территориясенә Казанның тарихи үзәге керә. 1973 елда барлыкка китерелә.
3 Киров 108,2 10 879 Казанның көнбатыш өлешен биләп тора, районның шактый зур өлешен урман парк зонасы тора, шулай ук ул үз эченә Юдино эксклав тораклыгын һәм тагын берничә тораклыкны кертә. 1920 елда барлыкка килгән.
4 Мәскәү 130,1 3 881 Казанның үзәк-төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора. Тарихи Кәҗә бистәсеннән башланып, Казаноргсинтез заводының сәнәгый зонасы янындагы Жилплощадка микрорайонына кадәр барып җитә. 1973 елда барлыкка килгән.
5 Яңа-Савин 205,4 2 066 Казанның үзәк-төньяк-көнчыгыш өлешен биләп тора. Яңа Савин районы шәһәрнең иң тыгыз районы буларак исәпләнә. Районның зур өлешен шәһәрдәге иң эре йоклау районы — Яңа Савиново (гадәттә Квартал) алып тора. 1994 елда барлыкка килгән.
6 Идел буе 219,9 11 577 Казанның көньяк өлешен алып тора. Район территориясендә Горки эре йоклау районы, берничә тораклыр, күпсанлы сәнәгать эшханәсе урнашкан. 1920 елда барлыкка килгән.
7 Совет 272,8 7 687 Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш өлешен алып тора. Совет районы Азино эре йоклау районын, Себер тракты буенча урнашкан торак массивларны, Дәрвишләр бистәсен һәм берничә перифериядәге тораклыкны берләштерә. 1934 елда барлыкка килгән.

2010 елның ахырында түбәндәге районнарның администрацияләре берләштерелә:

  • Яңа-Савин һәм Авиатөзелеш районнары (Яңа-Савин администрациясе нигезендә)
  • Идел буе һәм Вахитов районнары (Идел буе районы администрациясе нигезендә)
  • Мәскәү һәм Киров районнары (Киров районы администрациясе нигезендә).

Сылтамалр үзгәртү