Казан-Бөгелмә тимер юлы

Казан-Бөгелмә тимер юлы 1941 елда, сугыш алдыннан төзелә башлый. Аның маршруты Дербышки разъездыннан башланып, Биектау, Питрәч аша узып, Чулман елгасын Чистайдан 12 км читтә, Кубас авылы янында кичеп, Чистай, Каргалы, Яңа Чишмә, Кичү, Мәмәт, Писмән аша Бөгелмә янындагы Акбаш станциясендә Куйбышев тимер юлы белән тоташырга тиеш булган. Тулаем озынлык – 354 км. 17 кече, 3 урта күпер һәм Кама аша гаят зур (1200 м) күпер төзелергә тиеш булган. Дербышки, Чистай һәм Бөгелмә янында рельслар салына башлаган. Төзелеш эшләре сугыш башлангач та туктамый, 1942 елда гына туктатыла. Туфрак өеме Дербышкидан якынча Күн авылына кадәр җиткерелгән.[1]

  1. Бөгелмә-Казан тимер юлы(рус.)