Кадошкин (мукш. Кадаж, рус. Кадошкино) — Мордовиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Кадошкино районының административ үзәге.

Кадошкин
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Мордовия
Район Кадошкин районы
Координатлар 54°1'33"тн, 44°25'9"кнч
Беренче телгә алу 1893
Мәркәз биеклеге 130 м
Халык саны 4 704 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 83448
Почта индексы 431900

Халык саны — 4 704 кеше (2010).[1]

Тарих үзгәртү

Бистә XIX гасырның 1890-елларда Мәскәү-Казан тимер юлының 575-нче чакрым разъезды буларак пәйда булды. Кадошкин 1893 елда бүгенге исеме белән атала башлый. Кадошкин атамасы шул фамилияле тимер юл караучысы исеменнән килә дип санала. 1935 елны станциядә район идарәсе урнаша. 1968 елны Кадошкино станциясе Старокорсаковский мәйдан авылы белән берләштерелеп, шәһәр тибындагы бистә итеп үзгәртелә.

География үзгәртү

Кадошкин Инсардан 18 километр төньяктарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Кадошкино станциясе.

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
1 505 3 548 4 909 5 141 4 874 4 704

Халыкның 75%ы — руслар, 14% — мукшылар, 9% — татарлар.

Икътисад үзгәртү

Электротехника заводы, сөт заводы, агросәнәгый комплексы ширкәтләре, чәчкә теплицасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү