Кабартма - татар ризыкларының бер төре. Кабартма әзерләүнең ике төрле юлы бар: фритюрда кыздыру яисә духовкада пешерү.

Камыр әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар:

Җылы сөттә шикәрне, тозны, чүпрәне эретегез. Эретелгән майга йомырка өстәгез һәм болгатыгыз. Онның бер өлешен камырга өстәгез һәм шулай ук болгатыгыз. Калган онны өлешләп салыгыз. Нәтиҗәдә йомшак, сыгылмалы камыр килеп чыгырга тиеш. Шушы камырны шар формасында әвәләгез һәм савытка салыгыз. Шуннан соң аны элпә белән каплагыз һәм җылыда 1,5 сәгатькә калдырыгыз. 1,5 сәгать узуга камырны 80 грамм авырлыктагы (яисә 17 кисәккә) тигез кисәкләргә бүлегез. Әлеге кисәкләрдән кечкенә шарчыклар әвәләгез һәм 10 минутка калдырыгыз. Шушы вакыт өчендә фритюраны җылытыгыз. Фритюра җылынганнан соң утны киметегез һәм кабартмаларны кыздыра башлагыз. Кабартманы ике яктан алсу төскә кадәр кыздырыгыз. Әзер булган кабартмаларны кәгазь тастымалга куя барыгыз. Кабартма каймак, кайнатма яки бал белән бирелә[1].

Чыганаклар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. [1]