Катлама́ - милли ризык.

Әзерләү ысулы үзгәртү

Катламаны ит белән төче камырдан әзерлиләр. Камырын йомырка сытып, май, тоз салып, сөткә басалар. Аннары токмачка җәйгән кебек җәяләр дә 25 — 30 см озынлыгында һәм 20 см киңлегендә тасма рәвешендә кисәләр. Сыер итен юалар да сөякләреннән аералар, сеңер-ярыларын алалар, вак кына турап, башта итнең үзен генә, аннары суган белән ит тарткычтан чыгаралар. Әгәр ит катырак булса, бераз сөт, суынган шулпа яисә кайнаган су өстәп, барысын бергә яхшылап болгаталар. Итне суган белән, тоз, борыч сибеп тагаракта чабарга да була. Шулай әзерләгән итне кырыена 1,5— 2 см чамасы җиткермичә, 1 —1,5 см калынлыгында камыр өстенә ягалар һәм түгәрәкләп төрәләр. Итнең сүле акмасын өчен, катламаның баш-башларын ябыштыралар.

Аннары катламаны иләккә тезеп суы кайнап торган кастрюль өстенә куялар. Су иләккә тиеп тормаска тиеш. Иләкне каплап, катламаны пар өстендә пешерәләр.

Катламаны табада да пешереп була. Тирән табага яртылаш су салалар да, катламаларны тезеп, икенче таба белән каплыйлар һәм кызу мичкә куялар. Әзер катламаны алып майлы табага тезәләр, өстен майлап, мичкә яисә духовкага куеп алалар, аннары 3 см калынлыгында кисеп, өстенә эреткән атланмай сибеп, табынга чыгаралар.

Азыкларны ит пилмәненә салган кадәр алалар.

Мәкле катлама үзгәртү

Төче камыр әзерлиләр дә токмач камыры кебек җәяләр, өстенә күп итеп эреткән сары май сөртәләр, мәк һәм шикәр комы сибәләр. Башта камырны урталай бөклиләр, майлап мәк һәм шикәр комы сибеп, тагын бөклиләр. Дүрткә бөкләнгән камырны, майлы табага тезеп, кызу мичкә куялар.

Катлама пешкәч, суытып, кискәләп, табынга чыгаралар.

500 г камырга: 250—300 г мәк, 100—150 г шикәр комы, 100 —150 г май.

Чыганаклар үзгәртү