Ишембай районы татар авыллары
Ишембай районы (рус. Ишимбайский район, баш. Ишембай районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 87 авыл бар, шуларның 14-е татар авылы.[1][2]
Районда татар авыллары: Түбән Әрмет, Үрге Әрмет, Әрметрәхим, Янурыс, Кыявык, Көзән, Ишем, Калмак, Яңа Йорт, Кызыл Октябрь, Алмалы, Яңавыл, Үрнәк, Яшелтау. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]
Татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше урын алган.[4] Бу сөйләшне формалаштыруда Татарстанның Тау ягындагы татарлар, мишәрләр, чуашлар катнашкан.[5] Бу авылларга татарлар белән бергә мишәрләр, чуашлар күчеп утырган. Башкортларның көчле йогынтысы була. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән.
Түбән Әрмет, Янурыс (аннан бүленеп чыккан Яңа Йорт), Көзән (шул авылдан бүленеп чыккан Кызыл Октябрь һәм Алмалы) авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Янурыска Сарман татарлары, чуашлар, Түбән Әрметкә типтәрләр дә килеп урнашкан.
Ишем, Үрге Әрмет, Әрметрәхим, Кыявык, алардан чыккан Калмак, Яңавыл, Үрнәк, Салават шәһәре кешеләре күчеп утырган Яшелтау авылларында казан татарлары яши, Үрге Әрметне мишәрләр дә нигезләгән.
Юкка чыккан татар авыллары юк.[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Ишимбайский район.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Баязитова Ф. С. Турбаслы сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. I китап. Казан: Мәгариф, 2008. Б. 349—357.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.