Мәчәләй

(Иске Мәчәләй битеннән юнәлтелде)

Иске МәчәләйСамар өлкәсендәге татар авылы. Ырынбур өлкәсе белән чиктәш Похвистнево районына карый. Олы Кенәле кушылдыгы Шарла елгасы буенда урнашкан.

(Иске) Мәчәләй
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Похвистнево районы
Координатлар 53°39'32.0"тн, 51°47'13.7"кнч
Авыл советы рәисе Сафиулла Максутов
Нигезләнгән 1850
Халык саны 1348 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 84656
Почта индексы 446464
Русча атамасы Мочалеевка

Мәчәләй авылын 1850 елда Пенза губернасының 9 татар авылыннан күченеп килүчеләр нигезли. Ул авыллар: Иске Ил, Мачали, Шалдавыч, Лакау, Таракан (Аккүл-Тараклы) һ.б.[1]

1934 елда мәчетне ябып китәләр. Иске Мәчәләй авылыннан Ватан сугышына 370 ир-егет китә. Шуларның 167се яу кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдаш орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. 1957 елда мәчетне яңадан ачарга дигән үтенечкә тискәре җавап алына.

Авыл бик иркен урнашкан. Авылның бер башыннан икенчесенә 3 чакрымлап булыр. 540 йортта 1348 кеше яши. Авылда 4 мәчет, мәдәният йорты, 9-еллык мәктәп бар.

Авыл зур булса да, производстволар беркайчан булмады. 1990 еларга кадәр авыл халкы 5 автобуска төялеп, Подбельски кошчылык фабиркасына эшкә йөри. Ул ябылгач, авыл халкы суган белән чөгендер үстерергә керешә. Әле күпләр парник тота. 2010 елда базарда аларга бәя төшкәч, туктадылар.

Әле халыкка эшне Ринат Искәндәровның көнбагыш чистарту хуҗалыгы бирә. Ул шулай ук 1900 га пай җирне эшкәртә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-07-22, retrieved 2020-10-31 

Чыганаклар үзгәртү

  • Мәдәни Җомга гәзите. 26.10.2012. М. Галиуллина. Самараның татар салалары.

Калып:Самар өлкәсе татар авыллары