Төп менюны ачу

Илья Артамонов

Илья Артамонов, Илья Николай улы Артамонов, рус. Артамонов Илья Николаевич (1960 елның 25 апреле, Новосибирск) – рәссам (график), проектлаучы. ССРБ, РСФСР (1988) һәм Татарстан АССР (1989) рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Илья Артамонов
И.Н.Артамонов.jpg
Туган телдә исем Илья Николай улы Артамонов
Туган 25 апрель 1960(1960-04-25) (59 яшь)
РСФСР Новосибирск
Яшәгән урын Галиәсгар Камал урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Питырбур дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам, проектлаучы
Ата-ана
  • Н.С. Артамонов (1930-2014), рәссам-проектлаучы (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1960 елның 25 апрелендә Новосибирскида туган. Әтисе Николай Степан улы Артамонов Казанның күп кенә биналарын (Татар ашлары йорты (1970), Химиклар мәдәният сарае, «Идел» яшьләр лагере, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Яңа Кырлайдагы Тукай музее (1974-1975) һ.б.) бизәүдә катнашкан шәхес. Улы Илья белән икесе проектлау эшендә ун ел бергә («Казан» (Казанский), «Нарат урманы» (Сосновый Бор), «Төзүче» (Строитель) санаториийләрен, «Радиоприбор» заводы ашханәсен бизәү проектлары) эшлиләр.
Казан сынлы сәнгать укуханәсенең сынлы сәнгать–педагогика бүлеген (1979), В.И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсенең интерьерны проектлаштыру бүлеген (1984) тәмамлаган.
1985-1991 елларда ССРБ рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе (Сенеж күле, җитәкче М.А. Коник) үткәргән еллык семинарларда, 1982 елдан Казанда, Мәскәүдә, Питырбурда, Алманиядә, Италиядә, Һолландиядә («VOTH /ВОТ»)[2] узган күргәзмәләрдә катнаша.

ИҗатыҮзгәртү

Үзенчәлекле рәссам. Сәнгатьне икеләтү юлы белән натурадан копия ясау дип кабул итми. Сынлы сәнгать — кешенең тышкы һәм эчке дөньяны тоемлавын бирә алучы, күзгә күренүче һәм күренмәүче җисемнәрне истә калдыручы тамга, кодларның аерым теле дип саный. Иҗатында төрледән төрле традицияләргә — Борынгы Русь мәдәнияте, мөселман Көнчыгышы мәднияте, Аурупа авангарды һәм урыс авангардына таяна.

КомпозицияләреҮзгәртү

  • «Иске утюг»
  • «Тегү машинасы»
  • «Мунча»
  • «68нче санлы йорт»
  • «Иске мичкә»
  • «Таможня»
  • «Йорт»
  • «Иртә» (Хатыны һәм улы портреты)
  • «Репродукция белән портрет»
  • «Төнге әңгәмә» (Рәссам Е. Голубцов портреты)


 
И.Н. Артамонов. «Кара пәрдә». 1994

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү