Ильяс Дилшат улы Дауди (2002 елга кадәр Сафин; 1967 елның 29 гыйнвары, Азнакай, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — җәмәгать эшлеклесе, язучы[1], публицист. Әфган сугышында катнашучы, Россия Федерациясе каһарманы (2009).

Ильяс Дауди
Туган 29 гыйнвар 1967(1967-01-29) (57 яшь)
Азнакай, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты һәм Русия дәүләт хезмәте академиясе[d]
Һөнәре викимедиачы, публицист, википедияче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

 Ильяс Дауди Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Ильяс Дауди 1967 елның 29 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай шәһәрендә туа. Яшь чакта бокс белән шөгыльләнгән, «ССРБ спорт мастерлыгына кандидат» исеменә лаек була. 1984 елда И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетына укырга керә.

 
Минтимер Шәймиев белән, 2010 елның феврале

1985 елның 1 апрелендә хәрби комиссар исеменә шәхси язма мөрәҗәгать буенча вакытыннан алда хәрби хезмәткә алына һәм Әфганстан Демократик Республикасында хезмәт итәргә җибәрелә[2]. Төрекмәнстанның Ширабад шәһәрендәге хәрби частендә «разведчик войсковой разведка» хәрби-исәп белгечлеге алу белән әзерлек уза.

Әфганстанда хезмәт итүне өлкән разведчик, аннары разведка ротасын күзәтү бүлекчәсе командиры вазыйфасында башлый. Гомуми хәрби операцияләрдә, разведка-эзләү хәрәкәтләрендә катнашучы.

1986 елның 23 августында Әфган-Иран чиге зонасындагы Герат провинциясендә «Западня» берләштерелгән корал операциясендә «Кокари-Шаршари» ны ныгыту барышында кыр командиры Исмаил-хан формалаштыруын бетерүдә катнаша. Дошманның уты астында, шәхсән үзе миналанган участоктан авыр яраланган өч солдатны алып чыга. Сугыш припасларын гаскәрләрнең алдынгы позицияләренә илтү төркемендә беренче булып барганда, авыр яралана.

Әфганстан республикасында хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Дауди Ильяс Дилшат улы 2009 елның 27 декабрендә Россия Федерациясе Каһарманы исеменә лаек була[3]. 1986 елның августында сугышларның берсендә авыр яралана. Шиндандада, Кабулда һәм Ташкәнтта 40 нчы армия госпитальләрдә дәвалана. Шул ук елның ноябрендә ССРБ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә[4][5].

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы[6].

Әдәби эшчәнлек үзгәртү

Россия Язучылар берлеге әгъзасы[7]. Әдәбият буенча Нобель премиясе—2021 алуга тәкъдим ителгән «В круге Кундузском» хәрби-тарихи роман авторы[8][9]. «Мы все вернёмся!», «Не парадным коридором», «Цугцванг обер-лейтенанта Бруно Тевса» повестьлар трилогиясе[10], «Большая игра в Афганистан» китабы авторы[11].

2017 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Россия Армиясе үзәк йортының 11 нче Бөтенроссия әдәби конкурсында «Проза һәм драматургия» номинациясендә җиңүче[12].

 
Дмитрий Медведев Ильяс Даудины бүләкли

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Владимир ЛУТОВИНОВ (2020-06-03). Штык на перо: роман Ильяса Дауди как продолжение подвига боевого разведчика.
  2. Градосельский В. В. Комплектование Вооруженных Сил СССР в 1970—1980-е годы // Военно-исторический журнал. — № 9.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 27 декабря 2009 года № 1497 «О присвоении звания Героя Российской Федерации Дауди И. Д.»
  4. «И вечный бой» газета Минобороны РФ «Красная звезда» 08.12.2010
  5. Статья «Мужество» Журнал войск специального назначения «Братишка» 5.2011. әлеге чыганактан 2018-08-17 архивланды. 2011-08-11 тикшерелгән.
  6. Члены Общественного совета. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации. әлеге чыганактан 2019-02-15 архивланды. 2019-02-14 тикшерелгән.
  7. Презентация военно-исторического романа «В круге Кундузском» — «Герой России Ильяс Дауди представил свою книгу о героях Афганской войны и их потомках» в штаб-квартире «Российского военно-исторического общества» 9.12.2020, archived from the original on 2021-08-08, retrieved 2021-03-21 
  8. Презентация «Герой России Ильяс Дауди представил свою книгу о героях Афганской войны и их потомках» «Российское военно-историческое общество» 9.12.2020, archived from the original on 2021-08-08, retrieved 2021-03-21 
  9. «Рустам Победоносец. Мой друг, Герой России Ильяс Дауди, написал книгу о «своем» Афгане — и о жизни после него» «Новая газета» 9.12.2020
  10. «Мы все вернёмся» литературно-художественный журнал «КАЗАНЬ»(үле сылтама)
  11. Книга И.Дауди «Большая игра в Афганистан» ISBN 978 600 023 8888 ББК Ц 35 (0) 63 Д 21
  12. В ЦДРА наградили победителей 11-го Всероссийского литературного конкурса «Твои, Россия, сыновья!» Портал Минобороны РФ, archived from the original on 2018-05-09, retrieved 2021-03-21 
  13. Открытие бюста на Алее героев в г. Азнакаево республика Татарстан, archived from the original on 2014-04-29, retrieved 2021-03-21 

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү