Илшат Вәлиулла
Илшат Әхәт улы Вәлиуллин (19.03.1967; Олы Ачасыр, Яшел Үзән районы, ТАССР) — татар шагыйре, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006),[1] Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2009).[2]
Илшат Вәлиулла | |
---|---|
Туган | 19 март 1967 (57 яшь) Олы Ачасыр, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы |
Биографиясе
үзгәртүУл 1967 елның 19 мартында Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. 1984 елны Олы Ачасыр урта мәктәбен тәмамлап, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1985—1988 елларда Тын океан Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.
Илшат Вәлиулла 11 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1984—1985 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда, шигырьләре белән сәхнәләрдә, әдәби радиотапшыруда чыгыш ясый. Студентларның «Әллүки» әдәби түгәрәгендә актив катнаша.
«Татар декадансы» дигән беренче әдәби мәкаләсе «Татар иле» газетасында (1994) һәм «Идел» яшьләр журналында (1995) басыла.
Аның мәкаләләре «Яшел Үзән», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» газеталарында һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында басыла.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ.
- ↑ «Рухият» фонды сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-01
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|