Илгиз Мостафин (Илгиз Гатаулла улы Мостафин, 1940, Мәми, Олы Тархан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) – хәрби эшлекле, генерал-майор.

Илгиз Мостафин
Туган 1940
Мәми, Олы Тархан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер РФ ФИХ чик буе гаскәрләре институты[d][1]

Биография үзгәртү

Мостафин Илгиз Гатаулла улы 1940 елда Татарстанның Мәмәй поселогында туган. 1957 елда Олы Тархан авылында урта мәктәпне тәмамлый һәм Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә шахтада эшләгән Харис абый янына китә. Өч ай эчендә ул проходчик һөнәрен үзләштерә. Ә кичләрен Ленинград тау институтының Кемерово филиалы әзерлек курслары дәресләренә йөри. Тәтеш районы хәрби комиссары аңа чик буе училищесына укырга керергә тәкъдим итә. Һәм ул погранвойскага вакытлы хезмәткә чакырыла. Владивосток шәһәрендә хезмәт итә. Киңлеге 40 метр, озынлыгы 230 метрлы "Советлар Союзы" исемле лайнерда илебезнең чиген саклый. 1964 елда Илгиз Гатаулла улы Мәскәү чик буе хәрби училищесын тәмамлый. Уку тәмамланганнан соң Урта Азия чик буе округында хезмәт итә. Тиздән аны СССР Министрлар Советы каршындагы КГБ югары мәктәбенә укырга җибәрәләр, соңрак ул Ерак Көнчыгыш чик буе округында хезмәт итә. 25 ел хезмәт дәверендә 20 ел Ерак көнчыгышта була. Бер генә тапкыр да чит ил территориясенә керми. 1981 елда ул яңадан Урта Азия чик буе округына округның махсус бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасында хезмәт итү өчен китә. Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүне тәэмин итү белән шөгыльләнгән. Разведка, гаскәрләрне Әфганстанга кертү юллары планнарын төзү һәм чик буенда барлыкка килгән буталышларны чишү өстендә эшләгән. Советлар Союзына наркотиклар кертүгә каршы көрәшкән. Контробанданы юк итү белән дә мәшгуль булган. 1975 нче елда Биробиҗан шәһәрендә ату коралларын урлау очрагын тикшереп, 5 көн эчендә каракларны тапкан.[2]

Ул анда үз вазифаларын яхшы башкара, полковник исемен ала һәм «Кызыл Байрак» һәм «Кызыл Йолдыз» орденнары белән бүләкләнә. 1986 елдан 1991 елга кадәр Ерак Көнчыгыш чик буе округына әйләнеп кайта, анда ул аерым бүлек башлыгы була. СССР таркалганнан соң ФСБ, хәрби контрразведкада хезмәт иткән. 1997 ел башында 14 дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән генерал-майор И. Г. Мостафин отставкага чыга.[3] Самарада яши. Тәтешкә кайтып йөри.

Гаиләсе үзгәртү

Тәтештә Илгиз Гатаулла улының бертуган энесе - Нафигин Рушан яши.[4] Хатыны Лилия - математика укытучысы, кызы - инженер, улы - хәрби табип, полковник, Самараның хәрби госпитале начальнигы, ул үзенә әтисе кебек хәрби хезмәт юлын сайлаган. Озак вакыт Хабаровскта эшләгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Хезмәт калыплары үзгәртү